Якын арада объектны эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Мэр сүзләренчә, аэропорт комплексын үстерү эшләре барлык юнәлешләрдә дә дәвам итә. Яңа терминалны төзү бәясе башта 20 миллиард сумга бәяләнгән булган. Беренче катта керү зонасы, теркәлү стойкалары һәм багажларны карау зонасы бар.
«Казан аэропортының яңа терминалын төзү тәмамланды. Узган атнада барып, күреп кайттык. Якын арада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында аның эшенә старт биреләчәк», — диде Метшин.
Яңа корпус эшли башлагач, 1А терминалын халыкара рейсларга хезмәт күрсәтү өчен үзгәртергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Шулай ук аэропортның гамәлдәге бинасын да яңарту күздә тотыла.
Нет комментариев