Хәбәрләр

«Бәрәкәт» хәрәкәте сафына яңа яшьләр кушылды

24 сентябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» дигән танышу, аралашу кичәсе узды.

«Бәрәкәт»тә яңа йөзләр

Җәйге яллардан соң, көзгә кергәндә, Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы студентлар белән танышу кичәсе оештырып, яшьләрне бер урынга җыя. Быел да әлеге матур традицияне дәвам итеп Җырчы Җәкәү йортына җыелдык. Монда студентлар белән беррәттән, актив керәшен яшьләре дә килгән иде.

«Бәрәкәт» бүлеге активистлары

Ишектән керүгә үк кулга махсус әзерләгән «студенческий билет» тоттырдылар. Бер кичкә генә булса да, студент елларына кайтып килгән кебек булдык. Җыелган яшьләр арасында яңа йөзләр дә күренгәләде. Араларында Яр Чаллы кызлары Адиля Ишалина һәм Амелия Павлова шундыйлардан. Алар өчен студент тормышы башланган.

«Без беренче курс студентлары. «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге, алар оештырган чаралар белән инде таныш идек, башка шәһәрдә яшәгәч, бик килеп булмады. Бүген, ниһаять, без монда», — дип әйтте алар беравыздан. 

Адиля Ишалина һәм Амелия Павлова
Адиля Ишалина һәм Амелия Павлова

«Беренче курс студенты» көнен «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков ачып җибәрде. Ул «Бәрәкәт»нең проектлары һәм эшчәнлеге белән таныштырды һәм мондый очрашуларның мөһимлеге турында искәртте.

— Бирегә килгән яшьләрне «Бәрәкәт» сафларына кабул итәбез. Әле мондый очрашулар, яшьләр җыеннары күп булыр, һәркайсыгызны көтеп калабыз, — диде ул.

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков

Яшьләрчә «квартирник»

Кичәдә егетләр-кызлар үзара сөйләшеп, керәшен яшьләре хәрәкәте турында лекцияләр тыңлап утырмады, ә 4 командага бүленеп төрле уеннарда ярыштылар. Уеннарны әзерләгәндә оештыручылар нәкъ менә керәшен культурасына басым ясаганнар. Һәркайсы үзенчәлекле. Керәшен җырулары, артистлары, аш-су һәм кием элементларын буенча сорауларга дөрес җавап бирергә; җыр сүзләренә яшерелгән керәшен бәйрәмнәрен атарга һәм башкалар. Мондый формат арадагы киеренкелекне юкка чыгара, якыннан танышу өчен гади һәм җылы мохит тудыра.

Зал бизәлеше дә яшьләрчә иде. Алар яратканча, сүрән генә утлар, заманчалаштырылган керәшен көйләре... Бу — «аулак өй» форматындагы кичә. Яшьләр аны «квартирник» ди. 

2 сәгатьтән артык барган кичә ахырында һәр килгән кешегә бүләк тә бирделәр һәм бергәләп чәй дә эчтеләр. 

Мондый чаралар гади күңел ачу гына түгел. Бу — яшләрне берләштерү урыны булып тора. Һәр елны «Беренче курс студенты» көненнән соң, «Бәрәкәт» сафларына яңа яшьләр килеп кушыла, алар төрле проектларда катнаша башлыйлар. Шулай итеп, керәшен хәрәкәте яңа көч белән тулылана.

Ангелина Мухина, Алина Кондратьева фотолары.


Нет комментариев