Төрледән-төрле

Баланны кайчан җыярга?

Баланны кемнәрдер сентябрьдә үк җыеп, киптерергә элеп куя. Тәҗрибәле бакчачылар аны беренче кыраулардан соң гына җыярга киңәш итә.

Баланны беренче салкыннар төшкәч җыю кулай. Шул вакытта балан әчкелт-баллы тәмгә керә. Салкыннарны көтәргә мөмкинлегегез булмаса, кызарган баланны җыеп, суыткычның катыру камерасына куярга була. Аларны юка гына итеп таратып, 50–80 градуслы мичтә яки киптергечтә дә киптерәләр. Аннары җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар.

Ничек сакларга?

  • Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чемләп туңдыру уңайлырак. 
  • Әгәр өегездә балкон, подвал кебек салкын урын булса, катырмаган килеш тә сакларга була. Балан тәлгәшләрен бәйләп, өскә асып куярга кирәк.
  • Баланны махсус яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечтә, яки 40-50 градуслы духовкада киптереп алырга була. 

Баланны яңа җыелган һәм киптерелгән килеш халык медицинасында эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерүче чара буларак файдаланалар. Балан кайрысы экстракты аптекаларда да сатыла. Әмма аны дәвалау максатында кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү мөһим, аеруча кан басымына тәэсир итә торган препаратлар кабул иткән кешеләргә.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев