Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Дүсмәт авылының элгәреге керәшен туе йолалары

Мамадыш районының Дүсмәт авылында туйларны элгәреге йолаларны үтәп, уен-җырулар белән уздырганнар. Дүсмәт авылында бием йортына кызны алып керү, кыз килешү һәм кыз ягындагы туйда да йолалар тиешенчә башкарылган.

Кечкенәдән, мәктәп елларыннан башлап, бергә уйнап, бергә укып үскән егет белән кызның дуслыгы, вакытлар үткәч олы яратуга әйләнә. Мәктәпне бетереп, һөнәр алып, туган авылларында эшли башлыйлар, дуслыклары дәвам итә. Шулай бер көнне егетнең нәнәсе белән ата кеше киңәшләшеп, улларына өйләнергә вакыт икәнен әйтергә булалар. Егет тә ата-анасыннан ризалык сорарга кыймыйча йөргән булган. Өйдәгеләр барысы бер фикергә килеп, кызны алып кайту көне билгеләнә. Шул ук көнне егет үзенең яраткан кызына өйләнешү көнен әйтеп тәкъдим ясый. Кыз сорарга барырга бары тик ике тәүлек вакыт калган була.

Кызны алып керү көне атна арты көнгә, ягъни әйбәт көнгә туры китерелә. Әйбәт көн – атна арты яки атна кич көне. Зур эш башлаган көн ураза вакытына да, атнаның кош оя итмәс көненә дә туры килмәскә тиеш.

Егет клубка чыгып китү белән ана кеше киленне каршы алырга әзерләнә башлый. Әлбәттә инде камыр ризыклары көннең иртәнге яртысында пешерелгән була. Киленнең әтки-әнки буласы кешеләрен кисәтеп, кичке сәгать уннарга аларны да чакыралар. Бу турыда әле буласы яңалыкны авылда алардан башка беркем дә белергә тиеш түгел.

Кичке уннан соң ишекне шакыйлар:

– Нәнәй, без кайттык. Керергә буламы? – дип егет, ишекне ачып, рөхсәт сорый. Шул арада ана кеше тиз генә әзерләп куйган мендәрен ишек бусагасының эчке ягына салып:

– Уң аягыгызны атлап керегез балалар, төкле аягың белән, килен, – дип, икесен дә йомшак мендәргә бастыра. Ул арада кулына тәлинкәсе белән кабартма, бал белән май салынган касә тотып, яшь парны каршыларга ата кеше, әтки-әнки килеп баса.

Иртән торып пешерү өчен, әни кеше коймак изеп куя. Мичкә ягып коймак пешерәләр. Беренче ике табаны матур теләкләрен тели-тели бием кеше үзе пешеә. Калганын килененә пешерергә куша. Коймак пешкәнче дип, иртән торып, әтки кеше кызның йортына – «кызыгыз – бездә», дип хәбәр салырга барып, кызның ата-анасын коймак белән чәй эчәргә дәшеп кайта.

Яңа кода-кодагый егет ягына килеп, килен коймаклары белән чәй эчкәннән соң, кыз килешү көнен билгелиләр. Кыз килешү көне икенче атна арты көнендә берничә пардан ике як кода-кодагыйлар катнашында кыз ягында уза. Монда ике яктан да якын туганнар килә.

Кияү ягыннан кыз килешергә килгән көнне парлы ризык алып барыла: пар кабартма, пар үрдәк, ике ярты аракы, чәй токмачы һәм башка чәй тәм-том. Шуларны алып, дүрт пар (кияү белән кызны да кертеп) кыз килешергә киләләр.

Бу көнгә кызның нәнәсе беренче катка кирәк бирнәләрне әзерләп куя. Ул бирнәлек – бер катка урын-җир әйберләре, бистәр һәм кул тастымалы, өстәл ашъяулыгы, бер пар аш һәм чәй калагы, тәлинкә-чынаяклар. Кодалар килүгә кызның якыннары мул итеп табын әзерлиләр. Кыз ягыннан, шулай ук, якын туганнары: дәдәй-җиңгәсе һәм тагын башка кешеләр килә.

Кодаларны матур итеп өйдә каршы алганнан соң, ашап-эчеп, кара-каршы җырулар җырлашып утыралар.

Кыз ягыннан кодагый башлый:
Кара урманнарның уртасында
Төлке көтүләре көттем мин.
Сез дә кодаларым киләсе булгач,
Төннәр йокламыйча да көттем мин.

Егет ягы:
Атларымны җигеп юлга чыктым,
Тезелепләр калды багана.
Безләр йөрешербез гомерләр буе
Тәүфыйклылар булсын да балалар.

Кыз ягыннан кода-кодагый:
Су да буйларында йөргән чакта,
Аякларым талмас булсае.
Ике балаларны бергә куштык,
Мәңге аерылмаска булсае.

Бергә:
Кисәкәй дә кисәкәй аклар болыт,
Болыт буйларына да китсәе.
Бу да ашаганнар, бу эчкәннәр
Гомер буйларына да җитсәе.
Ничекәйләр төшеп суырылып үскән
Бохарлардан алган да бер бодай.
Безләрне дә сезгә, сезне — безгә
Яратыпкай кушсын бер Ходай.

Кайнар ризык чыккан арада ишегалдына чыгып, биешеп тә алалар. Туй мәшәкатьләре (сөйләшү-килешүләр) дә хәл ителә. Туйны ике яктан да савымлы итеп уздырасы булалар. Яңа елга чыгып, Рождество уразалары-бәйрәмнәре беткәннән соң, Олы көн уразасына кадәр булган арада, туйны башта – кыз, аннан кияү ягында ясарга килештеләр. Якын туганнар күп булганлыктан, ике яктан да уникешәр пар киләсе була. 

Кода ягы:
Без дә утырган да урыннарга,
Сандугачлар килеп тә утырсын.
Бу да ашаганны, бу эчкәнне
Бер Ходаем үзләре тутырсын.

Әнкие җырлый:
Һаваларда очкан аккошларның
Алдан оча аның анасы.
Сезләр үстергән дә эй баланың
Без булырбыз ярты анасы.

Кодалар кайтыр юлга кузгала. Кыз йортында кияү белән кыз ике кичкә куна калалар. Икенче көнне иртәнге чәйләр эчеп алганнан соң кыз ягыннан туйга чакырыласы туганнарны барлыйлар. Әле бит аш-су гына әзерлисе түгел, кода-кодагыйлар көчләренә карап, кара-каршы бүләк тә бирешәләр. Ике як кода-кодагыйга, киленнең әтки-әнисенә, кызның дәдәсе-җиңгәсенә – күлмәк яки күлмәклек ситса (анысы – хатын-кызларга), ә калган кода-кодачаларга бистәр алырга уйлылар. Кызның әзерләнгән бирнәләрен яңадан барлап чыгалар. Бирнәләргә өстәп, туй көнне беренче тапкыр кию өчен, кызга да кияүгә дә яңа күлмәкләр алалар.

Туй киләсе кодаларның капкалары эчтән бикле, капканың эчке ягында сөйләшәләр, эшлиләр: кемдер утын станында утын кисә, икенчесе аны ярып маташа. Кайсыдыр ишек алды себереп йөри. Янәсе капканы ачканда аларның туйга кадәр эшлисе эшләре төгәлләнеп бетмәгәнен күрсеннәр. Боларның барысы да – уен-көлкеле.

Кодалар килеп туктагач, балалар, капка астыннан поднос куеп акча салсалар гына ачып кертәселәрен әйтәләр. Кодалар акча да, барлык балаларга өләшергә җитәрлек кәнфитләр дә салалар. Капка ачылуга, йорт хуҗалары кодаларны ипи-тоз, май-бал белән каршы алалар. Өйгә узалар. Өй эчендә – иркен һәм мул итеп әзерләнгән табын. Өстәл артында – кул эшләре тотып, матур киенгән кода-кодачалар утыра. Кайсы җон эрли, кайсы носки бәйли, кайсы чигү чигә, кайсы читек баса. Янәсе, кызны киендерергә җитешә алмаганнар. 

Табынга куясы камыр ризыгы кодагыйлар, кодагыйның сеңлесе, коданың тутасы, киленнәре булышлыгы белән атна буе әзерләнә. Берсеннән-берсе тәмле пироглар, чәй токмачлары, яңа гына пешкән йомшак кабартмалар, повидло дурычмаклары өстәл өстен матур итеп, бизәп торалар. Кодаларны ашыкмый гына табын артына утырталар. Берәм-берәм кайнар ризык, аш чыгаралар, үзара сөйләшеп-танышып утыралар. Кияү ягыннан килгән кода-кодачалар –барысы да өстәл артында. Кыз ягындагы кода-кодачалар аяк өсте басып сыйлыйлар.

Кыз ягы:
Ничеккәйләр килдегез сезләр безгә,
Төшмәенчә тирәнтен диңгезгә?
Төшә генә калсагыз диңгезгә
Кемнәр генә килер, әй, соң безгә?

Башларыңа кигән эшләпәңне
Элеп кенә куй син чөйләргә.
Сез дә кодаларыбыз килеп кергәч,
Ямьнәр керде безнең дә өйләргә.

Өстәл өсләрендә, ай, ниястә, —
Күтәрепкәй суккан да ашъяулык.
Никләр ашамыйсыз, ник эчмисез,
Сезнең өчен дә пешкән дә ашамлык.

Егет ягы:
Ишегалгынаем яшел чирәм,
Текер генә текер дә йөрдем мин.
Сезнең өйләрегезгә килеп кергәч,
Сары майлар кәвекәй эредем мин.

Ишекләрне ачтым, көнне күрдем,
Тәрәзәләр ачтым, гөл күрдем.
Сездә, кодаларның өстәлендә,
Тау күтәрә алмаслык сый күрдем.

Бергә:
Су да буйларында йөргән чакта,
Аякларым таймас булсае.
Ике балаларны бергә куштык,
Мәңге аерылмаска булсае.

Атларымны җигеп юлга чыктым,
Тезелепләр калды багана.
Безләр йөрешербез гомерләр буе
Тәүфыйклылар булсын да балалар.

Кара сыерларның сөтен саудым,
Базар перәннекләре ясарга.
Бер Ходаем безгә шуны кушсын,
Бергә-бергә ипиләр ашарга.

Табынга бер-бер артлы кайнар ризык чыга. Башта – барлык ризык та төп коданыкы. Аннары аш чыгаралар. Ашау-эчү һәрчак җыр белән үрелеп бара. 

Кыз ягы:
Иртәләр дә торсам, кичкә керсәм,
Пирмәнкәләр булды ла бөккәнем.
Капка төпләренә дә чыга-чыга,
Сез булдыгыз минем дә көткәнем.

Итәкәй дә генә ак болытлар,
Болыт буйларына да китсәе.
Бу да ашаганнар, бу эчкәннәр
Гомер буйларына да җитсәе.

Шулай итеп, һәр кайнар ризык чыккан саен, үзгә көй белән аерым җыру җырлана. Арада тәнәфес ясап, өстәл артыннан кузгалып, урамга чыгып биешеп, күңел ачып керәләр.

Казларны турап, табынга чәй чыгарылганда инде иртәнге сәгать икеләр дә булырга мөмкин. Әле табын артындагы бер кунак та үз урынын югалтмый. Кода-кодагыйлар парлашып-парлашып җырлап, казлар кебек тезелешеп, ит чыгаралар.

Каз чыгарганда:
Кыйгакай та кыйгак каз кычкыра,
Болыннарга төшкән каз икән.
Болыннарга төшкән, сулар эчкән,
Сезнең өчен үскән кыз икән.

Бергә:
Чәчерәпләр чыккан, суырылып үскән,
Бохарлардан алган да бер бодай.
Безләрне дә сезгә, сезне — безгә
Яратыпкай кушсын бер Ходай.

Сандугачлар булып сайрар идем,
Сандугачларның телләрен белә алсам.
Җаннарымны җарып бирер идем,
Җаннарымның кайда икәннәрен белә алсам.

Соңыннан, савым ашлары чыга башлый. Беренче булып, савым ашын дәдәй белән җиңги чыгаралар. Балалар чанасына зур корыта куеп, көчкә өйгә тартып керәләр. Анда ниләр генә юк: дәдәй кеше муенына бер бәйләм клиндер аскан, кәстрүлдә – пирмәнкә, ит, таягы белән колбаса, 2 чирек самогон, алма, кыяр, помидор, пешкән кабартма, повидло дурычмагы – санап бетергесез. Болар – туй табынына чыгасы ризык. Күрсәтеп алалар да, тәртипләп чыгару өчен, почмак өстәлгә алып кереп китәләр. 

Сандугачлар булып сайрар идем,
Өйләр түрләрендә сан булса.
Бу чәркәләрне сез эчәрсез,
Безне сөюләрегез хак булса.

Алма бакчаларына керер идем,
Ике кулларыма да гөл учлап.
Сездәй кодаларны кадер итсәк,
Төн йокыбыз йокларбыз тынычлап.

Шыбыр гына шыбыр яңгыр ява,
Бал умарталарның кортына.
Җырлашыек, кодалар, гөрләшиек,
Ямьнәр керсен кодалар йортына.

Дәдәй белән җиңги савым ашларының эшен бетергәннән соң, тәнәфес ясап алалар. Икенче савым чыга башлаганчы, кодалар бераз ял итеп керүгә, кызның дәдәсе белән җиңгәсе әзерләп куйган кияү күлмәген киертү йоласына керешәләр. 

Урындыкка мендәр куеп, мендәр өстенә яулык салып, шуның өстенә кияүне утырталар. Кияү кеше урындыкны да, аның өстендәге мендәр, яулыкны да кулыннан ычкындырмыйча, беркемгә дә бирмичә, күлмәкне кияргә тиеш була. Аңа булышырга кияүнең тутасы белән җизнәсе чыга. 

Кызның җиңгәсе кияүгә җыр җырлый:
Сандыкларың — сандык өстендә,
Берсе булсые тезең өстендә.
Кеше какса да, син какма,
Ризыгы синең өстендә.

Бергә:
Кияүкәем, сиңа ни бирәем?—
Бадыяннар белән бал — сиңа.
Бадыянда балың, ай, бетмәсен,
Башларыңнан дәүләтләр китмәсен.

Күлмәкне киеп, җырны тыңлап бетергәннән соң, кияү белән кыз бүлмәгә (почмакка) кереп китәләр. Алар почмакта аш-су әзерләү, табак-савыт юу белән мәш киләләр. Савым артыннан савым, аш артыннан аш чыга тора. Ашыйлар-эчәләр, җырлап-биеп күңел ачалар. Шулай итеп, барлык туганның да савымнары чыгып бетә. Кыз ягыннан алып килгән кода ипие чемоданын ачар вакыт җитеп килә. Әле аңа өстәп, кызның нәнәсе-тәтәсе белән берлектә әзерләнгән килен бүләге дә бар була. Чемоданны ачып карамыйча, ни барын белмичә, бәя биреп булмый, дип әтки белән әнки чыгалар.

Тау өстенә салган манараның
Биек кенә икән баскычы.
Бу чемоданнарны без ача алмыйбыз,
Кемдә микән моның ачкычы?

Кодалар алып килгән пар казны тураучы кодага бүләк итеп, иңенә бистәр яки яулык ябалар. Кода ипие табынга чыгарыла, барлык ризык, алып килгән аракы туйда булган һәр кунакка да салына.

Кода ипиләрен ашаганнан соң, рәхмәт әйтеп, җырлыйлар:
Безләр ашадык та, безләр эчтек,
Тәңеребез биргән әүмәтне.
Бу да ашаганнар, бу эчкәнгә
Артык бирсен Ходай дәүләтне.

Безләр утырган да урыннарга
Сандугачлар килеп тә утырсын.
Безләр ашаганны, без эчкәнне
Бер Ходайлар үзләре тутырсын.

Җырулар шулай дәвам итә. Кызның җиңгәсе бүләкләр бирү белән кайнаша. Төп кода-кодагыйга — күлмәк, күлмәклек ситса, әтки белән әнки кешегә дә, шулай ук. Калган кода кешеләргә — бистәр, кодачаларга яулык өләшенә. Килгән кодалар кыз ягы кодаларга зур рәхмәтләрен әйтәләр.

Көн кичкә авыша. Килгән кодалар, китәр вакытларын белдереп, «пошол боткасы»н чыгаруны сорыйлар. Әле хуҗа коданың кунакларын бер дә җибәрәсе килми — ботка пешкән арада, а кыз ягы кодагыйлар килгән кодаларның чемоданнарын әзерләү белән мәш киләләр. Анда, шулай ук, пар каз яки үрдәк, пар кабартма, аракы, калган тәм-том салына. Моны килгән кодалар үзләре белән алып кайтып китәләр дә, иртәгәсен үзләрендә туйда катнашкан барлык туганнар белән Кода ипие ашарга тиеш булалар.

Озакламый китәр сәгать җитә, туй башлануга бер тәүлек була дигәндә, кодалар юлга кузгала. «Пошол боткасы» чыгарыла табынга, ул зуррак табак белән берничә җиргә куела. Шуннан һәммәсе алып ашыйлар.

Кодалар китә. Кода-кодагыйлар белән бергә, шушы йортта туып-үскән кыз бала да гомерлеккә икенче йортка күчә. Кияү ягы кодалар өстәл артыннан торып басалар:

Атларымны җигеп юлга чыктым,
Юлның буйларында юа бар.
Ата-анадан кызны аерып алу —
Элеккедән килгән җолалар.

Каршы үскән тауның өсләрендә
Нигә шаулый икән бу нарат?
Шауламас ла иде, әй, бу нарат
Аерылып китә бер канат.

Нәнәй җыруы — кызга:
Иртәләрдә торып җу битеңне,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Кичке йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.

Нәнәй җыруы — кодагыйга:
Кодагыем, сиңа ни бирием?
Казаннардан алган малым юк.
Җаннарымны җарып бирер идем,
Җаннан башка торыр ла әлем юк.

Кыз ягы кодаларга — кияү ягы җырлый:
Кодагыем, рәхмәт ашыгызга,
Дәүләтләр дә җаусае башыңа.
Бүдәнәләр кәвекәй, әй, юргалап,
Бәхеткәең килсәе каршыңа.

Кара-каршы:
Табакай да табакай аклар борчак,
Чәчмей генә түкми дә тотыгыз.
Безнең балакаебыз — сезнең кулда,
Какмый гына сукмый да тотыгыз.

Табакай да табакай аклар борчак,
Чәчмей генә түкми дә тотарбыз.
Сезнең генә кызыгыз — безнең кулда
Какмый гына сукмый да тотарбыз.

Безләр утырган да урыннарга,
Сандугачлар килеп тә утырсын.
Бу да ашаганны, бу эчкәнне
Бер Ходаем үзләре тутырсын.

Шыбыр гына шыбыр яңгыр ява,
Баскыч башкынайлары ташларга.
Күпләр ашадык без, күпләр эчтек,
Тау итиек ашаган ашларга.

Кунак кодалар өстәл артыннан торып басып, соңгы җырланасы җыруларын җырлыйллар да, әкренләп чыга башлыйлар. Икенче яктан, әкрен генә башта— кызның нәнәсе белән тәтәсе, аннан кыз белән кияү өстәл түренә узалар. Иң ямансу авыр чак — кызны үзе туып-үскән йорттан алып чыгу.

Кыз белән кияү әкрен генә табынны әйләнеп чыгып, түр башында утырып калган тәтәсе белән нәнәсе, әби белән бабасы каршысында идәнгә тезләнеп башыралар. Бу — кыз белән кияүнең ата-анадан тагын бер тапкыр бәхиллек алуы, рәхмәтләрен белдерүләре, ә кызның үзе үскән нигез белән саубуллашуы да...

Туй өйдән урамга күчә. Тәүлек буе ял иткән туй атлары җиңелә, моңлы кыңгырау тавышы яңгырый. туй өстәленнән ризык, чәйнек, чирек белән самогонны зур подносларда урамга алып чыгалар. Берничә урында кара-каршы җырлашалар. Туй озатырга килгән авыл халкы, күрше-күләм, узып баручылар — барысы ды сыйлы, рәхмәтле булып, матур теләктә кала.

Беренче кайтасы атка — кияүнең нәнәсе-тәтәсе атына кода ипие тутырылган чемоданнар куела. Кода-кодачалар, китәселәре килмичә, килен биргән бүләкләрен кулларында болгап, авыл урамнарын җыру әйтеп әйләнәләр:

Авыл урамнарын без узыек,
Ефәккәйдәй баулар сузыек.
Зәңгәр ефәкәйләр җитмәс булса,
Бер җырулар җырлап узыек.

Биеккәй дә тауның башларында
Карчыгалар микән дә кагынган.
Очкылыклар тотса, тот исеңдә,
Без булырбыз сезне дә сагынган.

Саубуллашалар. Ике атнадан туй егет янында була. Туй киткәч, кыз йорты ямансулап кала. Икенче көнне егет ягында кода ипие ашыйлар, туй турында сөйләшәләр.

Дүсмәттә гомер буе колхозда баш бухгалтер булып эшләгән Пелагея Ивановадан язып алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев