Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Елена Григорьева: Мин өйдә дә Палый түти - видео

Артист сүзләренә караганда, 90 яшьлек димче карчык образына кереп китү авыр булган.

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле быелгы сезонында “Гөргөри кияүләре+” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Г.Камал исемендәге театр бинасында үткән премьера аншлаг белән узды. Инде 25 ел дәвамында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле сәхнәдән төшми, бу юлы спектакль Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелды.

“Гөргөри кияүләре”нең дәвамы булган спектакльдә образлар шул ук, әмма инде Гөргөри дәдәй кияү эзләми, ә кызын кияүгә бирә. Кайбер образлар пьесаның яңасында төшеп калса да, Гөргөри дәдәй һәм димче Палый карчык хаман шул. Гөргөриебез – чирек гасыр дәвамында үз ролен башкарган Николай Дунаев, ә Палый түти ролендә – Елена Григорьева.

Татарстанның атказанган артисты, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле солисты Елена Григорьева Мамадыш районы Владимир авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамалап, “Бәрмәнчек” оешканчы, Харис Нигъмәтҗанов исемендәге халык музыкасы ансамблендә эшләгән. Ул этник өрмә уен кораллары – сорнай, нугай курай, авыз гармуннарында уйный. Ә менә спектакльдә роль башкару Елена Григорьева өчен беренче тәҗрибә булды. “Үземне үзем җиңә алганыма сөенәм. Булдырып чыга алырмын микән дигән шик бар иде, чөнки әле тамаша үзе дә “Бәрмәнчек” өчен өр-яңа проект булды. Рольләрне бүлеп бирә башлаганчы ук, миңа Палый түти роле эләксә ярар иде, дип теләдем. Теләгәнем юш килде”, - дип сөйләде Елена Григорьева.

Т. Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльдәге Палый түти образы Елена Григорьевага иң ошаган образ булган. Характерларыбыз туры килә, ди ул. Әлеге образны башкарып чыгуда артисткага үзенең Анный әбисен күз алдына китерү ярдәм иткән. Анный әбей, бик җор телле, авыз ачып сүз әйтүгә, елмаясы, көләсе генә килә иде, - дип искә ала “Бәрмәнчек” солисты.

Артист сүзләренә караганда, 90 яшьлек димче карчык образына кереп китү авыр булган, шул ук вакытта һәр сүзе һәм хәрәкәте җиңел бирелгән.

– Керәшенлегем булышты. Керәшен авылында үсеп, җола буенча кияүгә чыгып, керәшенчә яшәп ятабыз. Өйдә дә әлеге роль белән яшәдем: ашарга пешергәндә, өй җыештырганда да “Палый түти” идем. Спектакль премьерасы узса да, хаман шуның шаукымы белән яшим әле, - дип сөйләде Елена Григорьева.

“Бәрмәнчек”нең “Гөргөри кияүләре+” тамашасыннан видеоязмаларда үзен күргәч, Елена Григорьева образына тәнкыйть белән каравын әйтте. “Мактап, матур сүзләр күп ирештерделәр. Шулай да, образда төзәткәләп, үзгәрткәләп җибәрәсе урыннарны күрәм. Миннән дә күбрәк образны чыгаруда режиссер Радик Бариев тырышты, аңа рәхмәтлемен. Тик шулай да уңышлы эшем бер булсын – бәрәгәйле булсын, дип тырышам. Әлеге рольне иң яхшы дәрәҗәгә менгерергә кирәк әле”, – дип Елена бер урында гына туктап калмаска дигән уйлары белән бүлеште.

 

Бу темага:

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре дәва итә"

Артур Поляков: "Искечә Яңа елны бергә каршылыйк"

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"

Артур Поляков: "Гөргөри кияүләре +" хыялым иде - видео

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре" дәвам итә

“Бәрмәнчек” ансамбле янәдән “Гөргөри кияүләре +" тамашасын куячак

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев