Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Питрау – җәй яме. Бәйрәм алды әзерлекләре

Июль керәшеннәр өчен төрле йола һәм гадәтләргә бай булган бәйрәмнәр ае

Шундыйларның берсе – Питрау бәйрәме. Аңа хәзерлек алдан ук башлана.

Питрауга бер атна кала, төгәлрәге, 6 июльдә – Аграфена Купальница, ә 8 июльдә Иван Купала  көннәрен дә бәйрәм төсендә үткәрәбез бит.

Элгәре безнең Колышчыда (Мамадыш районы), Аграфена көнендә, ел буена җитәрлек итеп, мунча себеркесе әзерлиләр иде. Шул себерке белән чабыну өчен, кызу итеп мунча ягу гадәте дә бар иде авылда.

Иван Купала көнендә дә шул ук эшләр башкарыла иде.

Бу ике көндә яшьләр, күмәкләшеп су  коену оештыра торган иделәр. Ә кич белән, егетләр һәм кызлар елга буйларында үзәнлерәк урынны сайлап, уча ягып, биюләр, уеннар оештырып, учак ялкыны өстеннән сикереп  чыгуда көч сынашалар иде.

Питрау бәйрәменең көне бер дә үзгәрми. Атнаның кайсы көненә туры килүгә карамастан, ул саен ул 12 июльдә билгеләп үтелә. Әле Питрауга кадәр,  бер атналык ураза тота халык.

Питрау ул изге апостоллар Петр һәм Павелга бәйле  бәйрәм буларак билгеләп үтелә.  Петр белән Павел көне, ягъни 12 июль, мәҗүсилек  чорыннан ук килә  торган бәйрәмнәрнең дәвамы булып тора.

Питрау көнне нәкъ төш турысында сайрар кошлар сайраудан туктый, табигатьтә дә үзгәрешләр сизелә.

12 июльдә элгәре олылар 40 төрле  кыр чәчәге җыеп  киптерергә тырышалар иде. Шуларны кайнатып эчсәң, барлык авыруларың да китә, дигән ышаныч бар.

Безнең керәшеннәрдә  бу көнне Питрау тәкәсе суеп,  кунак алу гадәте дә бар. Күрше авыллардан туган-тумача кунакка килә. Кичке бәйрәм өстәле әзерләнә. Анда бары тик олы-кары гына утыра, яшьләр – кичке уенда, алар төрле уеннар оештырып, җыр-бию, гармун тавышы астында таңга кадәр күңел ачалар иде.

Түбән Камада гомер кичерүче ветеран педагог Анастасия Усачева истәлекләреннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев