Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кабан авылы кызына

Сарман районының Ләке авылыннан Демьян Малов язган шигырьне укырга тәкъдим итәбез.

Яшьлекләрем үтеп китте

Кабан су буйларында.

Чирәмендә бәбкә саклап,

Кер юдыҗ суларында.

 

Бәләкәйдән күреп үстең –

Тормыш итүе авыр.

Авырлыкларга сынмадың.

Бигрәк тә булдың сабыр.

 

Яшьлек чорың - сугыш елы,

Уйнамадың, көлмәдең,

Кабан егетләре белән

Яратышып йөрмәдең.

 

Яшьлекләрең кыска булды,

Авыр иде заманнар.

Матур йөзләреңә карап,

Сокландылар кабаннар.

 

Риза булдың китәргә

Яшь көенчә тол иргә.

Бер күрмәгән кеше белән

Бергә гомер итәргә.

 

Бала карап тегү тектең,

Йокламадың син кичтән.

Сыер савып, маллар карап,

Эшкэ киттең син иртән.

 

Кайгысын да, шатлыгын да

Синең башларың күрде.

Бүген муллыкта яшисең –

Ходай барчасын бирде.

 

Үзеңне хөрмәт иткән

Туры килдең син иргә.

Кайгысыз, шатлыклар белән

Яшәсәк иде бергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев