Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Укучыларыбыз иҗаты (шигырьләр)

Язылучыларыбыз арасында шигырь язучы оста карендәшләребез күп. Аларның берничәсенең шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Ашыгабыз
Ашыгабыз, өлгереп лә булмый,
Вакыт та бит көтми, гел чаба.
Нәрсә җитми безгә, ни кирәк?
Гаеплегә калды замана.

Булган саен, һаман кирәк дибез,
Артып китә, хәтта чамадан.
Нәфес дигән әйбер, яман нәрсә,
Кемнәр генә безне дәвалар?

Уйлама син, байлык туплармын да,
Төкереп яшәрмен дип, дөньяга.
Комсызлыкка барып җитмик әле,
Шөкер кылып яшик булганга...

Безнеке тик көннең бүгенгесе,
Әллә ниләр өмет итмик без.
Алтын таулар кирәк түгел,
Барыбер бит алып китмибез...

Яз килгәнен көтәм
Ярларына сыя алмый,
Ташып аккан сулар белән
Яз килгәнен көтәм...
Җир җиләкле, күбәләкле
Матур җәйләрнең
Җылысына өмет итәм...

Сары төскә төреп, 
Бар тарафны иңләп,
Көтәм көзләр килгәнне. 
Өметләник, көтик һаман,
Яз, җәй, көз дә килер,
Тик сизмәбез гомер үткәнне...

Килеп җитәр кышы да,
Көтик, булыр әле 
Салкын җиле, ачы бураны.
Тик шулай да, берүк,
Шыксыз суыклар
Өшетмәсен безнең җаннарны.
Валентин ИВАНОВ, Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылы.

Кар бөртеге
Бөтерелә-бөтерелә оча,
Кар бөртеге җирнең өстеннән.
Назлый-назлый, чәчләремә куна,
Төшеп эри, ояламы миннән?

Сокланмыйча узып булмый һич,
Яңа яуган ап-ак карларга.
Кыш аенда гел дә хәйран калам,
Сокланамын, хәтта, буранга.

Һаваның сафлыгын яратам,
Урам буйлап атлыйм тын гына.
Кыш булса да, жаным өшеми,
Салкын кар да жылы тоела.

Гомер сәгате
Гомер сәгатем текелди,
Тик килми ашыгасым.
Гел шулай, яшь чагымдай
Килә минем каласым.

Гомер йомгагым сүтелә, —
Олы юллар үтелгән.
Инде яшьлек сукмакларым
Ак карларга күмелгән.

Үткәннәргә булмый кайтып,
Алга атлап барамын.
Йөрәгем тулы яхшылык,
Изге минем уйларым.
Алина НАСЫЙРОВА, Мамадыш районының Дүсмәт авылы. 

Яшәү матур
Алтмыш өчем тулып үтте менә,
Бүлешегез минем шатлыкны.
Яшь чагында без бит уйлый идек,
Безгә килми диеп картлыкны.

Үтмәс кебек иде юләр яшьлек,
Янып сөю, хисләр ташкыны.
Матур үтә гомер парың белән,
Яшәгәндә алга ашкынып.

Маңгайдагы сырны, ак чәчләрне
Кабул итик олы бүләк дип.
Тормыш караларын каплар өчен,
Аклары да бик күп кирәк бит.

Агы күбрәк булсын карасыннан,
Яшәү матур, рәхәт тормышлар.
Сәламәтлек булсын, күкләр аяз,
Булмасыннар җирдә сугышлар.

Яуган ак карларны ера-ера,
Килә әле алга барасы.
Гомер озын диләр, ә ул бары
Туу белән үлем арасы.
Яшәү матур — алга барасы.

Әтием киңәше
Миңа әти әйтә торган иде,
Тормыш яратмый дип елакны.
Мин бүген дә үпкәләмәс идем,
Борса да ул минем колакны.

Әтисез дә күпме гомер үткән,
Кирәк иде тормыш итәргә.
Әллә матчадагы тал чыбыгы
Акыл кертте микән иртәрәк.

Үткәннәргә шөкер, гомер итәм,
Алтмыш берем белән барамын.
Чалбар каешын да, чыбыкны да,
Сине сагынып искә аламын.
Киңәшеңә колак саламын...
Александр ЗАХАРОВ, Мамадыш шәһәре.

Ялтаныма
И, авылым, дөнҗада булмасаң да,
Әллә кайдан чакырып торасың.
Үз куеныңда үскән балаларың
Магниттай син үзеңә тартасың.

Әгәр әйтә алсаң, әйт син, авылым,
Бу язмышларны кемнәр язганын?
Керәшеннәрең, ашыга-ашыга,
Дөнҗа куса да, барсы калганын.

Ялтанымның барча улы-кызлары
Әле һаман сиңа чиксез рәхмәтле.
Ачлык елларда да ач булмаган бит, —
Табигатең чөнки мәрхәмәтле.

Авылым урамнары
Барам әле тагын Ялтаныма,
Сагнылган урамын урармын...
Түбән оч үләнен кемдер чапкан,
Олы һәм Арт урамнарны гына,
Никтер, кычыткан, кура баскан.

Сыкрап куйды кинәт минем йөрәк,
Моңа соң ничек түзмәк кирәк?!
Куллар чалгы тота алмаса да,
Тиз генә нидер эшләргә кирәк.

Сиксәнне үткәч, бездәй карт-коры
Ни генә майтара алсын соң?
Уйлар уйлап, олы планнар корып,
Утырабыз гел эч пошырып, —
Һич тә булмастайны булдырып.
Анна КАРЛИКОВА, Чистай районының Чуваш Ялтаны авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев