Җан җал иткәндә

«Саный китсәң, хәйран икән артистлар-карендәшләр...»

«Керәшенчә марафон»да катнашкан Тамара Муханова керәшен артистларына багышлап шигырь язган.

Саный китсәң, хәйран икән
Артистлар-карендәшләр.
Берсен аерып мактасам,
Калганнары соң нишләр?

Барысы да бик талантлы,
Барысы да булдыра.
Иң дәрәҗәле арада –
Ганиева Венера.

Өлкән буын арасында
Гөргөри дәй Ибушев.
Яшьләргә үрнәк күрсәтә,
Җырлый йөрәген кушып.

Яшьләребез дә искиткеч – 
Игорь, Марина, Вадим.
Калышмыйлар бер-берсеннән
Һич кенә дә бер адым.

Оксана, Снежана, Лена –
"Бәрмәнчек" кызларыбыз.
Эстрадабыз күгендә
Якты йолдызларыбыз.

Театр сәхнәсендә дә
Бар безнең керәшеннәр.
Олег-"Микулай", Артём Пискунов,
Арымый эшләсеннәр.

Онытылмый Вера апа да,
Николай Дунаев та.
Күпме матур рольләр бирде
Алар безнең халыкка.

Барысын да искә алып
Бетерү мөмкин түгел.
Керәшеннәрнең һәммәсен
Ярата минем күңел.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Татьяна Ефремова,Лидия Ахматова ,Зоя Борисова ,Виталий Агапов бар эле безнен керэшеннэребез