Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

«Могҗизалар кырында» кемнәр откан?

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында әнә шундый исемле уен узган.

Әле күптән түгел генә Казаклар Чаллысы авылы халкы гуманитар ярдәм әзерләү өчен, авыл клубында өмәгә җыелып, оекбашлар бәйләгәне турында язган идек. Эшли белүчеләр, ял да итә белә икән шул. 

Клубта өмәдә катнашучылар белән "Могҗизалар кыры” ("Поле чудес") уенын оештырганнар. Уен милли темага багышланган. Катнашучылар элекке йолаларны, бәйрәмнәрне искә алып, "барабан"ны әйләндереп, алып баручының кызыклы сорауларына җавап биргәннәр, ә музыкаль пауза вакытында матур җырлар да башкарганнар.

Үзләре белән тәмле күчтәнәчләр дә алып килгәннәр: тозлаган кыяр, койка, җиләк-җимешле пирог, кыздырылган тавык. Һәркем алып килгән күчтәнәчен "студия"гә алып чыгып, алып баручы һәм кунакларга тәкъдим иткән. 

Җиңүче исемен авылда күп еллар буена китапханәче булып эшләгән Лидия Антонова яулаган. 

Ә сез ял сәгатьләрен ничеке уздырасыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев