Михаил Михайлов: “Кеше эше кадерен шулар белә, кемнәр аны үзе эшләсә”
Безнең халык гомер-гомергә хезмәт сөючән, эшлекле, тырыш булды. Кукмара районында яшәгән журналист, шагыйрь Михаил Михайловның эш турында язган дүртьюллыклары
Эш турында.
Әй, кадерле була да соң
Үзең эшләп тапкан мал,
Хезмәтең кергән икмәкнең,
Әйтерсең лә, тәме бал
.
Кеше хәлен кеше белмидер шул,
Үз башына хәсрәт төшмәсә.
Кеше эше кадерен шулар белә,
Кемнәр аны үзе эшләсә.
Кешеләрнең шатлык нуры
Елмаеп–көлеп торсын.
Озак яшим дисең, икән,
Яраткан эшең булсын.
Егет булсаң – эшнең үзен куркыт,
Ул котыңны алып тормасын.
Куркаклыктан берни син кырмассың,
Эшләгәннән шартлап сынмассың.
Көрәк – көрәү өчен,
Акча – түләү өчен, -
Акча көрәлсен ул
Куеп күкрәк көчең.
Кеше эшләп биргән мал ул,
Җан тынычлыгы бирмәс,
Күңелгә һич хуш килмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев