Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!"
Җан җал иткәндә

Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!"

Купи дәдәй мәзәкләре

– И, ахирәт, ирләр бигрәк җүләр инде алар. Акча кирәк булса, мин җәнҗал куптарам да авылга әтиләргә кайтып китәм дип куркытам...

– Файдасы тияме соң?

– Әлбәттә! Һәр юлы ул миңа билет алырга дип, биш йөз тәңкәне чыгара да бирә.

***

Теш табибы:

– Хәзер мин сезнең тешегезне бораулый башлыйм, ә сез бөтен көчегезгә акырыгыз.

– Ник?

– Футбол башланырга ярты сәгать вакыт калды, ә кабул итү бүлмәсендә әле тагын ун кеше утыра.

***

Бер түти базарда дару үләннәре сатып утыра. Берәү сорый:

– Бу үләннәрегезнең бераз ярдәм итәме соң?

– Итә, итә, бик итә! Олы улыма машина алдык инде. Менә кечесенә дә кирәк.


Нет комментариев