Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клара Булатова: «Бәйрәмнәрне барлыйм»

Клара Булатова - дистәләгән шигырь китаплары һәм күпсанлы җырлар авторы.

Бәйрәмнәрне барлыйм
Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:
Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,
Асылына төшсән, эш-хезмәткә,
Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

Яңа елга «Авыз ачу» дигән,
Елны аштан башлап җибәргән.
Беләгенә кайнар дәрт йөгергән
Яңа елда пешкән пилмәннән.

Авыз ачып, җегәр туплавына
Ике атна вакыт узмастан,
«Кач ману»да чумып бозлы суга
Ир-егетләр гайрәт сынашкан.
«Ут ае» дип мартны, «хут ае» дип,
Борынгыдан сөйләп килгәннәр.
Ат юлына чыккан суга карап,
Ел килешен карый белгәннәр.

Дөрес булмас хальк юрауларын
Дингә генә бары кайтару.
Утны-суны кичәр ут-яшьлекнен
Бер бәйрәме булган «Май чабу».

Кар астына мартта уты кергән,
Апрельдә суы йөгергән.
Язга йөзен куеп, җир җылынган,
Ул сөрелгәч, орлык сибелгән.

Жиргә чәчеп өмет орлыкларын,
Яздан көтеп бәхет өлешен,
Изге бәйрәм итеп, «Олы көн»ен
Каршылаган майда Игенчең.

Мич тутырып өйдә күмәч пешә,
Каймак ясый, күкәй маналар.
Көн буена өйгә бер кермичә,
«Отыш» уйный тауда балалар.

Ташу җитә, җир-су кибеп бетә, 
Җәй башының тулы ямьнәре.
Җәй башлары белән Тройсын җитә
Яшеллек ha Яфрак бәйрәме.
«Кочак-кочак яшел яфрак җыйдым,
Капка башкайларына элегез.
Җан сөймәгәннәргә димләмәгез,
Үз дигәннәремә бирегез!» дип, 
Кызлар җырлый кушылып гармунга.
Мәхәббәтнең үз иреген хаклап
Яңгыраган көче бар монда.

...Бәрәңгеләр инде эшкәртелгән,
Папайланган сары тузганак.
Юкә чәчәк ата.
«Энҗел» килгән,
Яшел борчак җиткән, 
Кузгалак.
Үзәннәрдә билдән чәчкә үлән,
(Җир дымлыга сусыл үсәме?)
Әүвәлгедән мактап сөйләнелгән
Җырга кергән Питрау печәне. 
«Тәрәзәләр ачып бер сызгырдым.
Питрау печәннәре кипсен, дип..» 
Питрау җитсә, авыл тәкә суйган.
Печәнчеләре авыз итсен, дип.

Табаларда бавыр, тәбә кызган, 
Яңа балын авыл агызган.
Итле токмач пешкңн җәй күзенә
Саклап тоткан затлы ак оннан.

....Көзләр кергән җиргә, кыр уңышы
Келәтләргә — ларга юл тоткан.
Инде пешкон Покрау пироглары
Төрле ярма, төрле орлыктан.

Бушап калган басуларны урап,
Кыйгачланып киткон торналар,
Уҗымнарда иртән кырпы-кырау,
Су читләре чирап торалар.

Ындыр артларында этләр генә,
Терлек-туар кергән абзарга.
Өйдән-өйгә күчеп өмә йөри,
Ихатада кими казлар да.

..Инде морҗалардан чыккан төтен
Туры менә көннәр салкынга.
Инде авыл, бераз «черем итеп»
Әзерләнә «авыз ачуга».
Керәшеннәрнең шундый бәйрәмнәре -
Кыштан, көздән, яздан, җәйләрдән
Алып кара: бар да табигатькә,
Эш-хезмәткә, җиргә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев