Керәшен җыруы «Ах, ну, Зиләйлүк»
Әлеге җыруны без күп еллар элек Рамилә Сираҗетдинова башкаруында еш тыңлый идек. Ә думбрада Геннадий Максимов уйный иде.
Җыру — халык иң таралган лирикасы ул. Җыруның төп функциясе — кешенең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыра.
Аючылар урам буйлап жөрөйләр,
Ах ну, Зиләйлүк, урам буйлап жөрөйләр;
Ач капкаңны кәтәйсәгә барабыз,
Ах ну, Зиләйлүк, кәтәйсәгә барабыз;
Анын берсе пар атлар сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, пар атлар сайлап ала;
Анын берсе кырантас сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, кырантас сайлап ала;
Анын берсе пар жөгән сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, пар жөгән сайлап ала;
Анын берсе пар камыт сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, пар камыт сайлап ала
Анын берсе иямшик сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, иямшик сайлап ала;
Анын берсе кайыш чыбырткы ала,
Ах ну, Зиләйлүк, кайыш чыбырткы ала;
Анын берсе матур кыз сайлап ала,
Ах ну, Зиләйлүк, матур кыз сайлап ала;
Ач капкаңны кәтәйсәдән кайтабыз,
Ах ну, Зиләйлүк, кәтәйсәдән кайтабыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев