Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Николай Асанбаев сүзләренә язылган җырлар

Күренекле прозаик, шагыйрь, драматург Николай Васильевич Башкортстанның Бакалы районындагы Ахман авылында туган.

Бик сагындым сине, Туган илем

Бик сагындым сине, Туган илем,
Кайтыр юллар әле төшмәгән.
Газиз әнкәемнең учагында
Мин ашыйсы ашлар пешмәгән.

Бик сагындым сине, Туган илем,
Кайтыр юллар әле төшмәгән.
Мин тартасы моңлы курайлар да
Уралымда әле үсмәгән.

Бик сагындым сине, Туган илем,
Кайтыр юллар әле төшмәгән.
Кошлар очып җитмәс бу якларда
Ризыкларым әле бетмәгән.


Бәхетем булса
Ярып ала алмыймын йөрәгемне,
Әйтә алмыймын әйтер сүзләремне.
Сизә микән шуны сөйгәнем?

Бәхетем булса — бер әйтермен әле,
Бәхетем булса — бер сөермен әле,
Язган булса миңа шул ярым,
Язган булса миңа.

Ай йөрегән кебек кояш артыннан
Мин дә йөримен ул йөрегән юлдан
Куып җитәрмен дә әйтермен.

Бәхетем булса — бер әйтермен әле,
Бәхетем булса — бер сөермен әле,
Язган булса миңа шул ярым,
Язган булса миңа.

Шунда туыр бәлки, иң зур могҗиза
Йолдыз кебек кочагыма атылып.
Миндә сине сөям бит дисәм.

Бәхетем булса — бер әйтермен әле,
Бәхетем булса — бер сөермен әле,
Язган булса миңа шул ярым,
Язган булса миңа.


Зәйтүн гөл

Бер үк сукмаклардан йөрегәнбез,
Бер чишмәнең суын эчкәнбез.

Ничек яшәр идек бу дөньяда,
Әгәр икәү бергә булмасак?
Бәхет кошы читләп үтәр иде,
Бер-беребез өчен тумасак!

Бәхет тә бит сайрар кошка охшаш,
Аның да бар ике канаты;
Бер канаты аның — мәхәббәте,
Икенчесе — сайрар бакчасы.


Кайтырсыңмы җанга наз булып?..

Киек казлар оча каңгылдашып,
Түшләренә җилләр урала.
Сагынулары, каурый-каурый булып,
Ятып калды безнең урамга.

Аста яшел сизәм озата бара,
Яулык болгый күктән ак болыт.
Еракларга елап киткән казлар (парлар)
Җырлап кайтыр илгә яз булып.

„Сагынырбыз“ дигән җырларыбыз
Калды зәңгәр күктә язылып.
Минем дә бит язлар көткән мәлем,
Кайтырсыңмы җанга наз булып?..

Чиялетау
Чиялетау буйларында
Калды яшьлек эзләрем.
Диңгез кичеп, чит җирләрдән
Мин бәхетләр эзләдем!

Зәңгәр офыклар артында
Чиялетауым калды.
Ак тирмәле зәңгәр күктә
Ата-бабалар калды.

Кояш чыкса офыклардан,
Чиялетауны күрәм.
Туган илем, сине уйлап,
Күз яшьләремне түгәм!…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев