Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иван Степанов мәзәкләре

Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында туып үскән Иван Петрович мәзәкләрен укып, кәефегезне күтәреп алыгыз әле.

Син күтәрәсең бер пот, мин күтәрәм ике пот

Колхоз болыннарында печәннәрне чабып киптергәч, богылларга өяләр иде. Менә Паукый дәдәй (ул 1903 елгы) Макуп Илүгенең (ул 1931 елгы) әкренрәк кыймылдавын күрә икән: «Илүк, син әле бер генә сәнәк печән алып салдың, ә минем инде икенчесе», ди икән. «Хе, - ди икән Илүк, - син күтәрәсең бер пот, ә мин күтәрәм ике пот», дип бабасының авызын томалаган.

Син күрмәсәң, мин күрмәсәм

Авылда бригадир булып рәшәткә артында утырып чыккан Кара Семен (ул 1917 елгы) дигән кеше эшли иде. Тәртипне тегендәге шикелле оештырырга теләптерме, кул күтәрүгә барып җитә иде. Кәнсә әби аңа әйтә икән: «Семен, болай эшләвең ярап бетмәс бит, күрерләр, эшкә куярлар», дигән. «Әй, Марҗый түти (ул 189.. елгы), син күрмәсәң, мин күрмәсәм, берни дә юк», дигән. Әмма күрделәр, тагы тимер чыбыктан рәшәткә үрделәр һәм Кара Семенны шунда җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев