Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Әлбәдән авылының Мәҗлес көе

Галимә Наилә Әлмиева тарафыннан яздырылып алынды.

Мәҗлес көе – Застольный напев

(Әлбәдән авылы авылы – деревня Альвидино)

1.  Җырлап та ла, җырлап без карыек,
Килешерләр микән көөебез.
Килешерләр микән, ай, көебез, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)

Килешер, лә, булса, ай, көебез,
Җалан шушылай бергә җөрербез.
Җалан шушылай бергә, ай, җөрербез, әләли,
Өзелә сезнең өчен үзәгем. (2)

2. Алдым гына мылтык, чыктым кырга,
Аккошкынайларым атаргай,
Аккошкынайларым, ай, атаргай, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)

Сурәтегезне язып алыр идем,
Күз ди алларымда тотарга.
Күз ди алларымда, ай, тотарга, әләли,
Өзелә сезнең өчен үзәгем. (2)

3. Икәү генә өчәү без җөрейек,
Киң кырларда чыгып уйнаек.
Киң кырларга чыгып без уйнаек, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)

Сөйләгән, ли, адәм тик сөйләсен,
Без тоймаган булып җөриек.
Без тоймаган булып, ай, җөриек, әләли,
Җансын-көйсен дошман җөрәгей. (2)


1. Попробуем мы спеть,
Подойдёт ли наш напев?
Подойдёт ли наш, ай, напев, элэли,
Румяная ягода малина. (2)

Если подойдёт наш напев,
Всегда будем вместе.
Всегда будем, ай, вместе, элэли,
Разрывается из-за вас душа. (2)

2. Взял я винтовку, вышел в поле,
 Белых лебёдушек пострелять.
Белых лебёдушек, ай, пострелять, элэли,
Румяная ягода малина. (2)

Нарисовав ваш лик, забрал бы,
Чтобы перед глазами держать.
Чтобы перед глазами, ай, держать, элэли,
Румяная ягода малина. (2)

3. По двое, по трое давайте походим,
В широкие поля выйдя, порезвимся.
В широкие поля выйдя, мы порезвимся, элэли,
Румяная ягода малина. (2)

Кто будет сплетничать, пусть сплетничает,
Будем ходить, будто не замечаем.
Будем ходить, ай, будто не замечаем, элэли,
Пусть сгорит сердце недруга. (2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев