Әлеге фото Мамадыш районының Комазан башы авылында 1959 елда төшерелгән.
1905 елда туган Маланҗа әби (Меланья Ивановна Макарова) оныгы Ленаны күтәргән. Маланҗа әби өстендә — чәчәкле тукымадан тегелгән, бала итәкле керәшен күлмәге. Аның өстеннән алъяпкыч япкан. Меланья Ивановна — Юкәче кызы, Комазан башына Павел дигән егеткә кияүгә чыгып килгән. Ире сугышта хәбәрсез югала.
Дүрт кызлары дүртесе дүрт якка тарала. Начтый Үзбәкстанда төпләнә, кияүгә чыга; Палый үз авыл егетенә чыгып, Чиләбедә яши. Иң олылары Анный (фотодагы сабый — аның кызы) күрше Дүсмәт авылы егете белән тормыш кора. Марҗыйлары Комазан Башындагы төп нигездә нәнәсе һәм кызы белән яшәп кала.
Маланҗа әби ипле, денле кеше булган. Төшләр дә бик аерып керә торган булган, аңа күпләр төшлек салдырганнар, төш юрарга килгәннәр.
Арткы фонда — тышланмаган йорт. Түбәсе дә саламнан (фотода түбәдән асылынып торган печән күренеп тора).
Карендәшләр, керәшен тарихын чагылдырган фотоларыгыз булса, 8-917-250-97-95 номерына МАХка юллагыз.
Нет комментариев