Зәйдән хатын-кыз карендәшләребез депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты
7 апрельдә Казанда меценат һәм хәйрияче көненә багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды.
Утырышта Зәйдән район китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина, Сарсаз-Баграж мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова, Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова катнашты.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең җылы посылкаларыгыз, хатларыгыз һәм кайгыртуыгыз мөһим әхлакый терәккә әверелә. Без Ватанны саклаучылар турында горурланып сөйлибез. Аларны җиңү белән көтәбез», — диде чыгышында Фәрит Хәйруллович.
Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар чыгыш ясады.
Көн хәйрия концерты һәм үзләрен шәфкатьлелек эшенә багышлаган хатын-кызларга Рәхмәтләр тапшыру белән тәмамланды. Зәй районыннан утырышта катнашучыларга да уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев