Хәбәрләр

Зәйдән Кузьминнар — бер-берсен тулыландыручы сокландыргыч гаилә

50 ел бергә яшәүче Галина һәм Иван Кузьминнар тату, бердәм булган балаларын, оныкларын тартып торучы ныклы гаилә нигезе булдырган.

Тормыш башы

Алар икесе дә тумышлары белән Сарман районыннан. Галина — 6 балалы ишле гаиләдә Петровка бистәсендә, Иван Дружба авылында 7 балалы гаиләдә үсә. Шуңа да алар бердәм, тату яшәү серләрен кече яшьтән тоеп-аңлап үскәннәрдер, мөгаен. 

Егет белән кыз берсе — Петровка авыл җирлеге Советында сәркатиб, икенчесе совхозда машина йөртүче булып эшләгән чорда хезмәт урынында танышалар. Беренче күз карашыннан берсен-берсе ошату олы мәхәббәткә әверелә, алар 1976 елның 17 июлендә өйләнешәләр. Яшь кыз егет өенә килен булып төшкән елларда ук алар үз көчләре белән тырышып яңа йорт тергезәләр, Иван әнисен исән чакта олы, яңа, матур йортта яшәтеп кала алуларына бүген дә сөенеп яши. Ә уртак тормыш корып җибәргән яшь гаиләне гигант ГРЭС предприятиесендә эшләү теләге Зәйгә алып килә.

Иван Пименович станциянең автохуҗалыгына машина йөртүче булып урнаша һәм 41 ел хезмәт юлын әлеге предприятиегә багышлый. Аның артыннан ГРЭСка исәп-хисап бүлегенә Галина Вениаминовна килә. Озак еллар әйдәп баручы хисапчы була, лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы биш елда баш хисапчы урынбасары җаваплы вазифасында эшли. Ул да предприятиегә 33 ел гомерен багышлый.

Алар икесе дә тырыш хезмәтләре өчен күп бүләкләргә лаек булган. Иван Пименович та, Галина Вениаминовна да «Старейший энергетик Татарстана» мактаулы билгеләренә ия. Биредә дә алар үз көчләре белән төп гаилә нигезен булдырып, йорт салып керәләр. Ике балалары шушы нигездә үсеп, туган җиргә олы мәхәббәт белән тәрбияләнә. 

— Хезмәт чорында Иван да, мин дә эшебезне, ГРЭСны бик яратып эшләдек. Предприятиедә намуслы хезмәт кешесенә һәрвакыт тирән хөрмәт күрсәтелә. Эшеңне зурлаган җирдә эшләү — бик рәхәт бит ул. Зәйдә тумасак та, без бу төбәкне үз итеп, туган җиребез итеп яшибез. Балаларыбыз да туган җирләрендә төпләнеп яшәүне хуп күрделәр, шуңа шатланып бетә алмыйбыз. Ял көннәрендә йортыбыз гөрләп тора, — ди Галина Вениаминовна. 

Галина һәм Иван Кузьминнар
Галина һәм Иван Кузьминнар

Нәсел дәвамчылары — энергетиклар династиясен дәвам итүчеләр

Ирле-хатынлы Кузьминнар электр станциясен үзләренең икенче йортлары кебек якын күрү халәтен балаларына да тапшыра алганнар. Уллары Сергей, кызлары Елена да — тормыш иптәшләре белән бергәләп әти-әниләре эшен дәвам итүче энергетиклар. 

Сергей — предприятиенең ягулык цехы смена башлыгы, аның тормыш иптәше Елена — техник хезмәт күрсәтү һәм сервис бүлегендә әйдәп баручы инженер. Кызлары Елена да — әйдәп баручы инженер, аның тормыш иптәше Эдуард — электр цехында өлкән электромонтер. Кыскасы, Кузьминнарның нәсел дәвамчылары — энергетиклар династиясен чын-чынлап дәвам итүчеләр. Биш онык, бер оныкчык — әби-бабайның олы куанычлары.

«Әти-әниебез безне әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы, ярдәмчел, игътибарлы булырга, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Алар биргән тәрбияне үзебезнең балаларга да күчерү теләге белән яшибез. Шундый тату, матур гаиләбезгә күз тимәсен. Әти-әнигә моның өчен зур рәхмәт», — ди кызлары Елена Тапайкина. 

Галина Вениаминовна махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү теләге белән менә инде өч ел дәвамында көн саен диярлек шәһәрнең маскировка челтәрләре үрүчеләре белән бергәләп челтәр үрергә йөри. 

Кузьминнар — бер-берсен тулыландыручы сокландыргыч гаилә. 

Ирина Смирнова фотосы, Зәй-информ

 


Нет комментариев