Хәбәрләр

Хыялдан — һөнәргә: Диана Орлованың нияте укуын тәмамлап, укытучы булу

Диана Орлова — Казан педагогия колледжының 4 курсында укый, башлангыч класслар укытучысы булырга җыена. Ул шул ук вакытта, 156нчы мәктәптә кече тәрбияче (тьютор) булып эшли.

Нияте киләсе елга укуын тәмамлап, укытучы булып урнашу. Туган ягы Питрәчкә кайтырмы яки шәһәрдә калырмы вакыт күрсәтер, ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау буенча, аның күңелендә укытучылыктан башка вариантлар булмый, үзен башка өлкәдә күз алдына да китерә алмый. Мәктәпкә кергәнче, өйдә сеңлесенә, уенчыкларына «дәрес бирә» — укытучы булып уйный. Беренче укытучысы Светлана Сиваева — аның өчен үрнәк һәм илһам бирүче. Укытучысыннан дәфтәрләр тикшерергә рөхсәт сорый торган булган. Күпләр өчен идеаль укытучы — ул сабыр, материалны яхшы аңлатучы һәм өй эшен дә күп бирмәүче гадел кеше. Диана өчен исә, әлбәттә, бу факторлар шулай ук мөһим.

— Укытучы бер урында тормаска, ә вакыт белән бергә үсәргә һәм балаларны белемгә кызыксындыру алымнарын эзләргә тиеш. Трендлар һәм методлар бик тиз үзгәрә, балалар да көн саен үсә, һәркайсына аерым якын килү кирәк. Иң беренче чиратта, педагог баланы ишетергә, аның талантын һәм потенциалын күрергә, шуның ярдәмендә киләчәктә аны дөрес юлга бастырырырга тиеш, — дип үз фикере белән уртаклашты ул.

Мәктәптәге практика вакытында
Мәктәптәге практика вакытында

Диананың практикасы инде икенче курстан башланган. 

— Иң истә калганы — лагерьдагы җәйге практика. Син 1,5 ай өйдән читтә, башка шартларда, таныш булмаган кешеләр белән яшисең, ә иң мөһиме укучыларга — юл күрсәтүче буласың. Үз отрядың белән бик якынаясың, — ди ул. Мәктәпне тәмамлагач, уку йортына кергәндә, дөрес юлны сайлаганыңа шикләнергә мәҗбүр итмәсеннәр өчен, беркемне дә тыңламаска, үз сүзендә торырга кирәк. Чөнки иң мөһиме — үз теләгең. Ә укытучы булырга уйлагансың икән, иң мөһиме — балаларга мәхәббәт. «Укытучы» сүзе «бирергә» дигән сүздән килеп чыккан дип юкка гына әйтмиләр, шуңа күрә укытучы үзенең бөтен белемен, осталыгын, «җан»ын укучыларына бирә. Ул акыл, тәрбия иңдерүче дә.

Дарья ДЕМЕНТЬЕВА, 

КФУ студенты


Нет комментариев