Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә «Россия 24» телеканалы журналисты кунакта булган

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбендә «Россия 24» телеканалының «Вести — Татарстан» программасы мөхәррире һәм алып баручысы Гүзәл Зәйнакова белән очрашу узган.

Биредә инде 4 ел «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге эшләп килә. Бу елда район башлыгы гранты ярдәмендә мәктәптә «Телешкола23» проекты эшләтеп җибәрелгән — бу мәктәп телевидениесе.

Очрашуда мәктәп укытучылары һәм укучыларының катнашкан. Светлана Бартязова җитәкчелегендәге «Инешкей» фольклор ансамбле мәктәп фойесында Гүзәл Зәйнакованы «Керәшен җыруы» биюе белән каршы алган. Мәктәп директоры Надежда Макарова кунакны сәләмләп, укучылар һәм укытучылар белән шундый очрашу оештыру өчен рәхмәт белдерде.

— Бу очрашу безнең мәктәптә узуы аеруча сөенечле, чөнки «Үсеш ноктасы»(«Точка роста») үзәге эшчәнлеге ярдәмендә укучылар  медиаҗиһазлар белән эшләргә һәм үзләрен төрле рольләрдә сынап карый алалар: корреспонденттан алып, видео монтажлаучыга кадәр, — дип билгеләде үзәк җитәкчесе.

Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылар Гүзәл Зәйнаковадан мәктәп телевидениесе өчен интервью да алганнар. Гүзәл Зәйнакова журналистлык һөнәре серләре белән уртаклашып, медиа өлкәсендәге заманча тенденцияләр турында сөйләгән һәм киләчәк медиа белгечләренең сорауларына җавап биргән.

«Телешкола23» — мәктәп тормышы турында кызыклы репортажлар, укучылар, укытучылар һәм кунаклар белән интервьюлар, креатив видеолар һәм проектлар. Мәктәп телевидениесе — укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аралашу сәләтен формалаштыру өчен уникаль проект. Ул укучыларга сценаристтан һәм режиссердан алып, операторга һәм алып баручыга кадәр үзләрен төрле рольләрдә сынап карау мөмкинлек бирә.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев