Василий Тимофеевның 190 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды
2 апрель көнне, Татарстан фәннәр академиясендә Россиякүләм «Идел-Уралда дини һәм мәктәп мәгарифе: педагог, агартучы, священник Василий Васильевич Тимофеевның 190 еллыгына» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Тарихны өйрәнү — уртак бурыч
Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты халкыбызның йөз аклыгы булган Василий Тимофеев юбилеена багышланган конференцияне Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре приходы белән берлектә оештырды. Ул Россиядәге халыклар бердәмлеге елына, Татарстандагы хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Конференциядә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, Мәскәүдән, Чабаксардан, Чиләбе өлкәсеннән галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр катнашты. Пленар утырышны Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды.

Конференциядә катнашучыларны тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов шушы олы вакыйга уңаеннан котлады.
— Бүген барлык фәнни җәмәгатьчелекнең, аерым алганда, Татарстан фәннәр академиясенең безнең институт составындагы керәшен культурасын һәм тарихын өйрәнү секторы эшчәнлегендә яңа этап башлана. Анда бүгенге көндә биш фәнни хезмәткәр эшли. Араларында галимнәр, тарих фәннәре кандидатлары да бар. Без татар дөньясының иң зур өлеше булган керәшеннәрнең үзенчәлекле культурасын һәм тарихын тикшерү-өйрәнүгә кагылышлы яңа фәнни программа эшләдек. Фәнни эшчәнлектәге мөһим мәсьәлә — керәшеннәр тарихындагы чыганаклары эзләү, халыкка таныту, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә керәшеннәр компактлы яши торган авылларның тарихларын өйрәнү, халыкның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә өлеш керткән шәхесләрне барлау. Әлбәттә, без керәшеннәр тарихын күп милләтле, күп конфессияле Россиянең Татарстан республикасы халыклары контекстында күрсәтергә тиеш. Бу фән эшлеклеләренең генә түгел, барлык җәмәгатьчелекнең — мәдәният вәкилләренең, массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләрнең, дин хезмәткәрләренең уртак бурычы, — дип сөйләде Радик Римович үз чыгышында.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да үзара хезмәттәшлекнең тиешле нәтиҗәләр бирүенә тукталды.
— Фәннәр академиясенең керәшен тарихын өйрәнү секторы оештырылган Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән унбиш елдан артык тыгыз элемтәдә эшлибез. Моннан ун ел элек тә, Василий Тимофеевның 180 еллык юбилеена багышлап, Чиләбедә, Зәйдә, Мамадышта конференция уздырган идек. Шул конференция нәтиҗәсендә җыентык та чыгардык. Василий Тимофеевичның юбилеен бүген инде Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчеләре белән берлектә, югары дәрәҗәдә билгеләп үтәбез. Бу — безнең өчен зур әһәмияткә ия. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ачылуның беренче көннәреннән үк, тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева бездә дә эшли. Аның ярдәмендә институт белән үзара ныклы хезмәттәшлектә торабыз. Институтның керәшен тарихын өйрәнү секторын Лилия Әбделәхәтовна җитәкләвенә без бик шат. Әле күптән түгел генә керәшен тарихын өйрәнү секторына ике хезмәткәр алдылар. Алар — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Павел Семёнов, «Туганайлар» редакциясенең элекке журналисты, төбәк тарихын өйрәнүче Марина Скворцова. Бу керәшен тарихын өйрәнү секторы эшенә яңа сулыш бирер, — дип Людмила Даниловна алга таба да үзара аңлашып, уртак фикергә килеп эшләячәкләренә ышаныч белдерде.

Пленар утырышта
Пленар утырышта Чабаксар шәһәреннән В.И.Ленин исемендәге чуваш дәүләт университеты профессоры Леонид Таймасов доклад ясады. Ул Николай Ильминский системасын тормышка ашыруда Идел-Урал халыклары мәгърифәтчеләренең үзара хезмәттәшлегенә тукталды.

Казан семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы җитәкчесе, Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин үз докладында священниклар Макарий (Невский) һәм Василий Тимофеев эшчәнлеге турында сөйләде. Агарту эшчәнлегенең иң югары ноктасы буларак, чиркәү-керәшен телендә беренче мәртәбә келәүләр уздырыла башлавы, халыкның рухи тормышы өчен аларның әһәмиятен искәртеп үтте.

Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге җитәкчесе Радик Исхаков исә Идел-Урал халыкларының мәдәниятендә дин хезмәткәрләренең тоткан рольләре белән таныштырып узды.

Педтехникум тарихыннан
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Павел Семёновның Татарстан дәүләт архивы материалларына нигезләнеп әзерләнелгән фәнни эше керәшен педагогия техникумы тарихы, аның укытучылар әзерләүдә тоткан урыны турында иде. 1922 елдан рәсми рәвештә Казан керәшен педагогия техникумы дигән статуска ия булган бу уку йорты керәшен авыллары өчен укытучылар әзерли. Аның китап фондында 2 мең 875 исемдәге 5 мең 364 китап тупланган була.

«Укучылар сафына кабул итү турындагы рәсми белешмәдән күренгәнчә, техникум ТАССРдагы гына түгел, күрше республикалардагы керәшен авылларына да хезмәт күрсәткән. Техникум президиумының рәсми мөрәҗәгатендә күрсәтелгәнчә, ел саен Башкортстан, Урал һәм Вотск (Удумуртия) өлкәсе керәшеннәреннән дә гаризалар керә, ә техникумны тәмамлаучыларны, хәтта нагайбәк-керәшеннәр дә үзләренә җибәрүне сораганнар. Укырга милли-социаль принциптан чыгып кабул иткәннәр. Рәсми кәгазьләрнең бер ишеннән күренгәнчә, әзерлек төркемнәре татар сөйләм телен белгән керәшеннәрдән (85 процент), татарлардан (10 процент) һәм руслардан (5 процент) тупланган. Икенче берсендә, кече, урта һәм югары классларга, нигездә, ярлыларның, кызылармиячеләрнең һәм партия членнарының балалары, ятим балалар алынуы турында язылган... Сан буенча керәшеннәр ТАССРда — 101 мең чамасы, Союз күләмендә — 300 меңнән артык. Мәктәпләрне тәэмин итү өчен, республикада — 360, Союз күләмендә 1080 укытучы таләп ителә. Шул ук вакытта, ТАССРда 200ләп укытучы-керәшен бар, әмма отчет-хисаптан күренгәнчә, аларның яртысы диярлек яңа совет мәктәбе таләпләренә туры килми. Техникум үзе елга 20 белгечтән артыгын әзерли алмый. Бу статистика ни өчен техникумның стратегик әһәмияткә ия учреждение буларак кабул ителгәнен күрсәтә. Әгәр ул булмаса, керәшен мәктәпләрендә кадрларга кытлык хроник төс алган булыр иде. 1922-1929 елларда техникумда керәшен укытучылары әзерләү буенча дүрт курс уздырылган, аларда башлыча авыллардан булган 400 кеше үзенең педагогик белемен арттырган.
Техникумны тәмамлаучыларга бирелә торган таныклыктан тулы курста укытылган предметлар исемлеген күрергә була: табигать белеме, сәнгать, җәмгыять белеме, хезмәт мәктәбе теориясе һәм практикасы, кеше анатомиясе һәм физиологиясе, рус әдәбияты, рус теле, татар теле, хезмәт тәрбиясе теориясе һәм практикасы, гигиена нигезләре, психология, педагогика, физик тәрбия, сәяси-агарту эше, сынлы сәнгать. Бу үзе үк техникум тәмамлаучының авыл җирендә башлангыч класс укытучысы гына булмыйча, берьюлы педагог, оештыручы, лектор һәм мәдәниятне алга җибәрүче дә икәнен аңлата«, — дип, XX гасыр башындагы керәшен педтехникумы тарихына кагылышлы мәгълүматны җиткерде Павел Геннадьевич.

Семёон Гаврилов хезмәте
Мамадыш районы Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов керәшеннең бердәнбер изгесе Пётр Гаврилов һәм аның дәдәсе Семёонның дини тәрбия бирүдәге ролен фәнни яктан өйрәнгән. Казан губернасының Лыя-Шия авылында (Уткино) туган Семён Гаврилов (1865 елгы) Казан үзәк керәшен мәктәбен тәмамлый. Владимир авылындагы яңа төзелә башлаган чиркәүгә священник итеп билгеләнгәч, аның тырышлыгы белән, 1889-1893 елларда Троица чиркәве торгызыла. Ул чиркәү приход халкыннан җыелган, Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар һәм Синод биргән акчага төзелә.

Отец Cемёон төбәк халкына дөньяви белем бирү белән дә шөгыльләнә. 1888-1898 елларда Мамадыш өязенең Колышчы авылындагы земство һәм Владимирдагы «Братство святителя Гурия» мәктәпләрендә балалар укыта. 1898-1905 елларда Кумырык приход мәктәбендә, Берёзово-Поляна грамота мәктәбендә, Иске (Ташлыяр) һәм Яңа Мунчала Күленең (Шәдче башы) «Братство святителя Гурия» мәктәпләрендә, 1898 елдан Юкәче һәм Иске Мунчала Күле (Мочально-Озёрный) земство, Җөри, Лыя, Зур Шыя «Братство святителя Гурия» мәктәпләрендә укучыларга белем бирә.
1909 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча, Юкәче приходындагы мәктәпләрдә барлыгы 176 укучы була. Шуларның 22се — кызлар, 154е — малайлар. Шунысы игътибарга лаек, иң күп укучылар — Юкәче һәм Җөри мәктәпләрендә. 1866 елда ачылган Юкәче мәктәбендә — 57, 1872 елда эшли башлаган Җөри мәктәбендә — 30.
Тимофеевның Владимирдагы агарту эше
Мамадыш районындагы Усали мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Константинованың фәнни эше Василий Тимофеевның Владимир авылындагы агарту эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган иде.
Василий Тимофеев Владимирга 1865 елның җәендә килә. Ул биредә айга якын яшәп, халык белән аралаша.
«Казан үзәк керәшен мәктәбендә укучы ир балалар халыкка керәшенчәгә күчерелгән иман кенәгәләреннән өзекләр укып күрсәтәләр, мәктәп турында сөйлиләр. Керәшенчә букварь белән таныштыралар. Бу очрашу нәтиҗәсез калмый, тора-бара Владимирдан шактый малайлар, кызлар үзәк керәшен мәктәбен бетереп, үзләре дә балалар укыталар, приходларда священниклар булалар. Изге Гурий туганлыгы отчетларыннан күренгәнчә, 1876-1877 уку елында Владимирдан Сергей Кузьмин, 1883 елда Степан Тупай керәшен мәктәбен тәмамлый. Владимирда Кузьмин фамилияле кешеләрне белүче юк, Тупаев фамилиясен йөртүче кешеләр күп әле.
Василий Тимофеевның Владимирга килүе, әлбәттә, эзсез генә калмый. Изге Гурий туганлыгы 1869 елда авылда ир балалар өчен мәктәп ача. 1899 елны анда 36 малайны Колышчы авылыннан килгән, үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган Иван Усачев укыта. Бу инде керәшен мәктәбен тәмамлаучыларның керәшеннәрне дини агарту юнәлешендәге эшчәнлегенең тагын бер ачык мисалы.
Кызлар өчен мәктәп 1897 елны ачыла. 1899 елны анда 21 кыз бала белем ала. Укытучылары — Чия башы авылы кызы Прасковья Захарова. 1899 елда Владимирда 143 хуҗалык булып, 426 ир-ат һәм 441 хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле.
1874 елның 3 январенда Албайдагы чиркәү ачылу тантанасына Николай Ильминский үзе килә. Югары Әрнәштә ир балалар өчен мәктәп ачу тантанасында катнаша. Бер ай буе үз дәресләрен бирә. Балаларны Лаеш өязенең Үри авылы укытучылары укыта. Укытучылар арасында Владимир кешесе Василий Такмиев та була. Василий Тимофеевның Мамадыш районының Владимир авылындагы агарту эшчәнлеге нәтиҗәләре әнә шулар», — дип сөйләде үзенең чыгышында Лидия Семёновна.

* * *
Василий Тимофеевич Тимофеев (1836-1895) Мамадыш өязенең Чия башы (Никифорово) авылында крестьян семьясында туа. Казан духовный академиясенең миссионерлар институтын тәмамлый. Кириллицага нигезләнеп, керәшеннәр өчен азбука төзи. «Евангелие от Матфея», «Псалтирь» һәм башка дини китапларны чиркәү-керәшен теленә тәрҗемә итә.
1865 елны, Василий Тимофеевич тырышлыгы белән, Чия башында беренче керәшен башлангыч мәктәбе ачыла.
1869 елда Изге Гурий чиркәвендә беренче керәшенчә келәү уздыра.
1895 елны, аның башлангычы белән, Чия башында, купец Павел Щетинкин акчасына Николай Ильминский истәлегенә чиркәү төзелә (1930 елларда ябыла).
1993 елдан, авыл активы тырышлыгы белән, чиркәүдә келәүләр уздырыла башлый.
2017 елны Василий Тимофеев истәлегенә чиркәүгә мемориаль такта урнаштырыла.
Безнең үзәк — бердәнбер
Радик ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:
— Безнең үзәк бүгенге көндә үзен керәшеннәрнең тарихын, культурасын максатчан өйрәнә торган бердәнбер фәнни институт буларак күрсәтте. Соңгы елларда керәшен тарихына кагылышлы бик күп фәнни мәкаләләр басылды. Керәшен тарихы буенча әлегә беренче һәм бердәнбер фәнни эшебез буларак, күмәк монография дә чыкты. Безнең өчен керәшен авыллары тарихын өйрәнү мөһим. Ул керәшеннәрне, керәшен авылларын саклауда ныклы бер терәк булыр дип ышанабыз.
Лилия МӨХӘММӘДИЕВА, тарих фәннәре кандидаты:
— Безнең бу үзәк 2010 елны оештырылды. Аның беренче җитәкчесе талантлы музыка белгече, Н.Җиһанов исемендәге консерватория укытучысы Геннадий Макаров булды. Үзәктә без фәнни тикшеренү эше, фәнни монографияләр язу, конференцияләрдән мәкаләләр әзерләү һәм бастырып чыгару белән шөгыльләнәбез. Эшчәнлегебездәге өстенлекле юнәлеш: керәшен авыллары, керәшен священниклары һәм храмнары тарихын өйрәнү. Төбәкне өйрәнүчеләр белән дә эшлибез. Татарстанда яшәүче, православие динендә булган башка халыкларның да тарихын һәм культурасын өйрәнәбез. Безнең үзәктә «Кряшенское историческое обозрение» дигән фәнни журнал да чыга. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, «Туганайлар» газетасы һәм Казан керәшен приходы белән дә хезмәттәшлек итәбез.

Геннадий МАКАРОВ, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы доценты:
— Без мирасыбызны белергә, аның асыл кыйммәтләрен кулланырга тиешбез.
«Без —тарихлы халык» дигән лозунг матур сүз генә булмасын, ә чынбарлыкка туры килсен иде.

Алиса.Әхмәтшина, Фирая Моратова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев