Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үзмәшгульләргә больничный буенча беренче максималь түләүләр күләме билгеле

2026 елның гыйнварында ирекле социаль иминиятләштерү программасына кушылган үзмәшгульләр больничный буенча беренче түләүләрне инде август аенда ук ала алачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр иткән.

Әгәр иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булса, ә үзмәшгуль иминият суммасы итеп 50 мең сумны сайласа, больничный буенча максималь пособие 35 мең сум тәшкил итәчәк. Бу очракта айлык иминият кертеме 1 920 сум була.

Иминият суммасы 35 мең сум итеп билгеләнгән очракта исә максималь түләү 24 500 сумга җитәчәк. Айлык кертем 1 344 сум тәшкил итә.

Пособие күләме сайланган иминият суммасына һәм иминият стажына бәйле. Иминият стажы биш елдан сигез елга кадәр булганда түләүләр 19 600 сумнан 28 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ә стаж биш елдан ким булса, пособие күләме 14 700 сумнан 21 000 сумга кадәр булачак.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев