Түбән Юшадыда урамда чаралар уздыру өчен сәхнә куелды
Мәдәни тормыш - һәр авыл җирлеге тормышында иң мөһиме .
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында тормыш гөрләп тора! Биредә мәдәни чаралар даими рәвештә үткәрелеп, халыкны бергә туплый. Күптән түгел генә авылда урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылган. Бәлки, беренче карашка бу әллә ни зур вакыйга түгелдер, әмма авыл халкы өчен ул бик мөһим әһәмияткә ия. Сәхнә төзүдә авылның иң актив кешеләре бик теләп катнашкан. Мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова:
“Беренче карашка, кечкенә генә вакыйга: урамда чаралар уздыру өчен сәхнә кую да, авыл тормышында бик мөһим момент булып тоелды, чөнки авылның иң битараф булмаган кешеләре дә бу эштә бик рәхәтләнеп катнашалар .Барлык уртак эштә ярдәм итәргә катнашучыларга рәхмәт. Сәхнәбез яңа талантлар ачарга, төрле бәйрәмнәрне, концертларны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – халыкның күңелен күрү, аларны бергә җыю", – диде ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев