Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биш мәктәбенең киләчәге өметле

Зәй районының Түбән Биш мәктәбендә укучы 50 бала арасыннан 8е — тугыз, 1се унбер классны бетерә. Алты авылдан балаларны дәресләргә мәктәп автобусы йөртә.

Түбән Биш мәктәбенә тагын алты авылдан — Түбән-Биш авыл җирлегенә караган Куш-Елга, Шыкмай, Пусташит һәм, шулай ук, күрше Дүрт-Мунча авыл җирлегенә кергән Кабан-Бастырык, Дүрт-Мунча, Зичәбаш авылларыннан балаларны дәресләргә мәктәп автобусы йөртә. Укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен, мәктәптә 11 уку кабинеты, остаханә, компьютер классы, спорт залы, спорт мәйданчыгы, китапханә, музей бар. Мәктәпкәчә төркемгә 13 бала йөрүен исәпкә алсак, димәк, Түбән Биш мәктәбенең киләчәге өметле, дигән сүз. 

Мәктәп директоры Лариса Иванова хәбәр итүенчә, мәктәптә зур тәҗрибәгә ия педагоглар эшли. Укучыларның олимпиадаларда алдынгы урыннарны алулары, ЕГЭда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре, югары уку йортларына бюджет исәбенә укырга керүләре — белем бирү сыйфатының төп күрсәткече. Берничә ел элек грант отып, «Мирасны бергәләп саклыйк» проектын тормышка ашырганнар — якташлары, язучы Рабит Батулланың мәктәпкә бүләк иткән шәхси әйберләреннән музей оештырганнар. Биредәге татар әдәбияты кабинеты якташ шагыйрьләре Мөдәрис Әгъләмов исемен йөртә. Шушы язда, педсоветта бертавыштан, бөтен гомерен балаларга физика фәненнән ныклы белем бирүгә багышлаган, күп еллар мәктәп директоры булган Иван Иванов исемен физика кабинетына бирү турында карар кабул ителгән. 

Түбән Биш мәктәбе ата-аналарны да тәрбия эшенә тарта, алар «Нәсел шәҗәрәсе», «Сәләтле гаилә» кебек конкурсларда теләп катнашалар. Хәрби-патриотик тәрбиягә дә көннән-көн игътибар арта. Укучылар башлангыч классларда — «Орлята России», ә 7нче класстан «Юнармия» оешмаларында член булып торалар. Алар Украинадагы махсус хәрби операциядәге якташ дәдәйләренә хатлар язуда, окоп шәмнәре ясауда, гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтәләр. Балаларга киләчәк тормышлары өчен һөнәр сайлауда ярдәм йөзеннән, мәктәптә махсус «педкласс» та эшли. Яр Чаллы педагогия университеты hәм колледжы оештыра торган чаарларда, конкурсларда катнашалар. Шул рәвешле, башлангыч класстан алып чыгарылышка кадәр, мәктәп үз укучыларын олы тормышка әзерли. 

Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның сынауларны уңышлы биреп, белем алуларын үзләре теләгән уку йортларында дәвам итә алулары — бүгенге көндә кызларның һәм егетләрнең, аларны укыткан педагогларның һәм ата-аналарның уртак теләге, уртак хыялы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев