Хәбәрләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быелгы уңыш буенча фаразларны әйтте

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге күрсәткечләрнең нигезен авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәте, шулай ук системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары тәшкил итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада быелгы уңыш буенча фаразларны әйтте.

«Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкны продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итеп, үз алдында торган бурычларны лаеклы рәвештә үтәп килә. Быел 4 млн тоннадан артык ашлык, 1 млн тоннадан артык майлы культура, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла», – диде ул парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгатендә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге күрсәткечләрнең нигезен авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәте, шулай ук системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары тәшкил итә. «Быел гына да әлеге максатларга 16,7 млрд сум акча бүлеп бирелде, шулардан 12,4 млрд – республика бюджетыннан», –диде Татарстан Рәисе.

Ул «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә ел саен агросәнәгать комплексын тулы күләмдә ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

 

 

Татар-информ


Нет комментариев