Хәбәрләр

Тәрбияче Эльмира Степановага «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе тапшырылды

Аңа әлеге бүләкне тәрбиячеләр көне уңаеннан тапшырганнар.

Эльмира Степановна Мамадыш районының Владимир авылынанн. Ул «Яшь мөгаллим» кукрәк билгесенә педагог һөнәрен популярлаштырган, мәгариф һәм фән өлкәсендә шәхси казанышлары өчен лаек булган. Бүләкне Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы — Нәркиз Кашапов тапшырган. 

Эльмира 7 ел Яр Чаллы шәһәренең «Акчаралак» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 

–  «Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый», дип язганнар. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам, шуна курә шушы һөнәрне сайларга булдым. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән барлыкка килде. Мәктәпне бетергәч Чаллы педагогика колледжына укырга кердем. Шунда укыганда ук сонгы елда, балалар бакчасында эшли башладым. Аннан сон Читтән торып Чаллы педагогика университетын тәмамладым. Шулай итеп һөнәр мине үзе эзләп тапты.

Тәрбияче булу ул бик олы, жаваплы хезмәт. Мин балалар белән үткән һәр көнемә сөенәм. Бу һөнәремне бик яратып башкарам. 7ел гына эшлэсәмдэ бугенге кондә «Яшь мөгаллим» дигән зур унышка лаек булдым. Язмышыма чиксез рэхмэтлемен. Кондә шул сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү ин зур бэхет ул. Авыр вакытларда балалар сине килеп кочаклап алаларда, барлык авырлыклар артта калган кебек була. Бэхет шушы бит ул дип уйлап куям.

Әгәр сорау бирсәләр

Бәхет ни ул?- дисәләр.

Бәхет шушы балалар

Кеше булып үссәләр.

Эльмира Степанова
Эльмира Степанова
"Яшь мөгалиим" күкрәк билгесе
"Яшь мөгалиим" күкрәк билгесе

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев