Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җөри — ике бәйрәм арасында

Республика чикләреннән чыгып, күптән инде ил күләм бәйрәмгә әйләнгән Питрауны быел Җөри олы вакыйга белән каршылый.

Гомергә дә үз храмы булмаган Җөридә танылган авылдашлары, Татарстан дәүләт советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров тырышлыгы белән, чиркәү төзелеше башланды. 

Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитин белән әңгәмәбез әнә шул Җөри тарихында зур урын алачак хәбәрдән башланды. Иван Михайлович, меценат буларак, аны әнисе Аграфена Семёновна истәлегенә төзетә һәм храм азапланучы Изге Агриппина хөрмәтенә аруландырылачак. Җирлек башлыгы Владимир Ильич туган авылында чиркәү салдыра башлаганы өчен Иван Михайловичка Җөри халкының чиксез рәхмәтле икәнен әйтте. Җөрилеләр тиздән чиркәү ачылып, анда келәүләрнең керәшенчә уздырыласына өметләнә.

Көзгедәй юллар

Ике Питрау арасындагы үзгәрешләргә килгәндә, быел Җөри авылының Советская, Үзәк һәм Яшьләр урамнары юлларына асфальт салынган. Авылдан Питрау бәйрәме уздырыла торган Тырлау аланына төшә торган юлга да асфальт җәелгән. Нәтиҗәдә, Җөринең 2 чакрым 100 метр арадагы юллары хәзер көзгедәй шома, тигез. Питрауга килүчеләр моны күрми, бәяләми калмаслар. Җөри керәшеннәре исә яхшы юл салудагы ярдәмнәре өчен, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтле.

Түбән Шүләңгер авыл җирлегенә кергән Җөри авылында яшәүчеләрнең 158е – үзара салым түләүчеләр. 2026 елда үзара салым акчасы кеше башыннан 500 сум исәбеннән алынган. Барлыгы 79 мең сум акча җыелып, шуңа дәүләттән бирелә торган субсидияне дә кушкач, 395 мең сумга җиткән. Җирлек башлыгы әйтүенчә, бу акча кыш айларында Җөри юлларын кардан чистартуга, урам баганаларындагы яктырткыч лапмаларны алмаштыруга тотыла. Быел үзара салым акчасына агач-куакларны кисеп, авыл зиратын тулысынча чистартканнар. Җөри халкы авылда оештырыла торган өмәләрдә дә актив катнаша. Кеше яшәми торган пуҗымнар да уртак көч белән чистартып тәртипкә китерелә. Быел әле авыл почтасы тирәсен дә Америка чаганнарыннан арындырганнар.

Юл читләрендәге чүп үләннәрен чабуда, узган-барган ташлап калдырган чүп-чарны җыюда мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм авылның башка актив кешеләре катнаша. Гадәттә, җирлек башлыгы Владимир Ильич интернеттагы авыл төркеме аша Җөридә өмә оештырылачагын хәбәр итүгә, халык үз эш коралын күтәреп килеп җитә. Авыл җирлегенең үзендә дә махсус печән чапкыч, бензинга эшли торган пычкылар бар. Чапкычлар, бензопилалар булганда, элекке шикелле кул чалгысы белән печән чабуны замана кешесе онытып бара. Ни дисәң дә, хәзер авыл җирендә кул хезмәтен җиңеләйтүгә, эш кешесенә уңай тормыш шартлары тудыруга зур әһәмият бирелә.

Яшьләрне көтәләр

Халыкны авыл җиренә тарту – район гына түгел, республика һәм ил күләмендә мөһим мәсьәлә.

– Эш көчендәге кешеләрне авылларга җәлеп итү буенча бездә муниципаль программалар тормышка ашырыла. Ул программаларның берсе нигезендә, яшәү өчен авыл җирен сайлаган яшь гаиләләргә һәм, шулай ук, лаеклы ялга чыгу яшенә җитмәгәннәргә яңа йорт төзү өчен 1,5 миллион сум акча бирелә. Әгәр инде авылда әзер йорт сатып алырга теләсәләр – 750 мең сум. Аларның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләре Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да өстенлекле программасыннан файдалана ала. Авылга күчеп кайтып, үз хуҗалыгында терлек асраучыларга республика ярдәме янына, әле район бюджетыннан да буаз тана өчен – 50 мең, ат өчен 50 мең сум күләмендә субсидия бирү күздә тотыла. Хуҗалыгында 5тән артык савым сыер асраучыга район бушлай сөт саву аппараты бирә. Торакка мохтаҗ булган гаиләләргә, республиканың махсус программасы буенча, авыл җирендә 5-6,5 миллионлык йорт төзеп бирү мөмкинлеге дә каралган. Бу очракта, ул гаилә үзе дә 1,5 миллион сум акчасын йорт төзелешенә кушарга тиеш була. Эштән курыкмаган кеше өчен авыл – яшәү өчен менә дигән урын, – дип авыл тормышын сайлауның яшь гаиләләр өчен отышлы булуын сөйләде җирлек башлыгы итеп билгеләнгәнче “Сетевая компания”дә баш инженер булып эшләгән Владимир Ильич. Ул 13 ел буе Җөридән 30 чакрым ераклыктагы Мамадышка көн дә эшкә барып-кайтып йөргән. Кыскасы, авылга кайтып төпләнергә теләүче яшь гаиләләр, һич икеләнмичә, Җөрине сайлый ала. Балаларны йөртергә авылда бакча да, укытырга мәктәп тә бар, клуб та эшли. Өстәвенә, Җөри – Россия күләм мәдәният үзәгенә әйләнгән сирәк авылларның берсе.

 

Җиң сызганып

Ә хәзергә Җөри “Питрау” керәшен культурасы фестивален каршыларга әзерләнә.  

– Питрау бәйрәме – җирлек өчен зур җаваплылык. Аңа берничә атна алдан әзерләнә башладык. Җөри кунак көткән йорттай балкып торырга тиеш. Без бит Җөри Питравы аша дәрәҗәле кунакларга һәм төрле төбәкләрдән җыелган халыкка районыбызны, Татарстанны күрсәтәбез, – дип сүзен дәвам итте Владимир Ильич. – Җөри Питравы – Мамадыш районының визиткасы, йөзе. Җөрине республика күләмендә, илдә таныткан асыл карендәшебез Иван Егоров. Халык моны белә, Иван Михайловичның Җөри егете булуына горурлана.

Олырак яшьтәгеләр үз йорт-җирен тәртипкә китерә. Ишегалларын, үз турларын кунак өедәй ялт итеп җыештырып куялар. Эш яшендәгеләр, вакыт булуга, Тырлауга ашыга. Җөри Питрауга кунак төшерергә җыенганда, беркем дә читтән генә карап тормый. Керәшен бердәмлеге, булдыклылыгы белән, бар да җиң сызганып эшли. Ә эшле-ашлы халыкның үз хуҗалыгы да әйбәт, авылда да тормыш кайный. Моның өчен Җөридә мөмкинлекләр җитәрлек.

Питрау алдыннан Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов белән хәбәрләшкәндә, тел төбеннән әнә шулар аңлашылды.

 

Мәктәп, ФАП

Бу уку елында Җөринең унбереллык мәктәбендә ике дистәдән артык бала белем алган. Аларны 20-40 еллык эш стажына ия педагоглар укыта. Мәктәптә коллектив үзгәрешсез, күбесе дәүләт бүләкләренә ия тәҗрибәле педагоглар укучыларга ныклы белем бирә.

Җөридә мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бер бинада урнашкан. Җөри керәшене Артемий Ивановның өч баласы да бакчага йөри икән. Бакча мөдире күрше Түбән Шүләңгердән Ралия Әбүзәрова, тәрбиячеләре – шушы авылдан Альбина Михайлова.

Әле берничә ел элек кенә яңа бинага күченгән фельдшер-акушерлык пунктында да үз авылдашлары – берсеннән-берсе булдыклы уллар тәрбияләгән Рая Никитина эшли. Ярдәмчесе дә Җөринеке – Вероника Никитина. Ярты гасыр халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Рая Александровна кешеләргә игътибарлы булуы белән дә халык авылдашлары яулаган. Район үзәгенә дәваханәгә барганчы, башта бар да киңәшкә аның янына килә.

Мәдәният йорты директоры Римма Игнатьева белән хореограф Елизавета Новикова, бәйрәм уздырасы булса, шунда ук җыруга оста түтиләрне, әбиләрне җыеп, барысын да тиешле дәрәҗәдә оештыралар.

Олырак яшьтәгеләр үз йорт-җирен тәртипкә китерә. Ишегалларын, үз турларын кунак өедәй ялт итеп җыештырып куялар. Эш яшендәгеләр, вакыт булуга, Тырлауга ашыга. Җөри Питрауга кунак төшерергә җыенганда, беркем дә читтән генә карап тормый. Керәшен бердәмлеге, булдыклылыгы белән, бар да җиң сызганып эшли. Ә эшле-ашлы халыкның үз хуҗалыгы да әйбәт, авылда да тормыш кайный. Моның өчен Җөридә мөмкинлекләр җитәрлек.

Питрау алдыннан Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов белән хәбәрләшкәндә, тел төбеннән әнә шулар аңлашылды. Бу уку елында Җөринең унбереллык мәктәбендә ике дистәдән артык бала белем алган. Аларны 20-40 еллык эш стажына ия педагоглар укыта. Мәктәптә коллектив үзгәрешсез, күбесе дәүләт бүләкләренә ия тәҗрибәле педагоглар укучыларга ныклы белем бирә.

Җөридә мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бер бинада урнашкан. Җөри керәшене Артемий Ивановның өч баласы да бакчага йөри икән. Бакча мөдире күрше Түбән Шүләңгердән Ралия Әбүзәрова, тәрбиячеләре – шушы авылдан Альбина Михайлова.

Әле берничә ел элек кенә яңа бинага күченгән фельдшер-акушерлык пунктында да үз авылдашлары – берсеннән-берсе булдыклы уллар тәрбияләгән Рая Никитина эшли. Ярдәмчесе дә Җөринеке – Вероника Никитина. Ярты гасыр халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Рая Александровна кешеләргә игътибарлы булуы белән дә халык авылдашлары яулаган. Район үзәгенә дәваханәгә барганчы, башта бар да киңәшкә аның янына килә.

Мәдәният йорты директоры Римма Игнатьева белән хореограф Елизавета Новикова, бәйрәм уздырасы булса, шунда ук җыруга оста түтиләрне, әбиләрне җыеп, барысын да тиешле дәрәҗәдә оештыралар.

Бердәмлек

Данлыклы Питрауның туган җорты булган Җөри халкы да ил, республика күләмендә мөһим булган вакыйгалар белән яши. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләүдә дә катнаша халык. Ул зонадагы авылдашларын, аларның якыннарын да онытмыйлар, хәл белешеп, ярдәм итеп торалар. Владимир Николаевич үзенең классташы Александр Бадышевның һәм Вячеслав Никитинның махсус операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүләрен әйтте. Якыннары белән бергә, авылдашлары да аларның киләсе Питрауларда үз араларында булуына өметләнә.

Түбән Шүләнгер авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитин белән әңгәмәбез әнә шул Җөри тарихында зур урын алачак хәбәрдән башланды. Иван Михайлович, меценат буларак, аны әнисе Аграфена Семёновна истәлегенә төзетә һәм храм азапланучы Изге Агриппина хөрмәтенә аруландырылачак. Җирлек башлыгы Владимир Ильич туган авылында чиркәү салдыра башлаганы өчен Иван Михайловичка Җөри халкының чиксез рәхмәтле икәнен әйтте. Җөрилеләр тиздән чиркәү ачылып, анда келәүләрнең керәшенчә уздырыласына өметләнә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев