Ольга Шупшина: «Әбиләр сандыгы – халык хәтеренең көзгесе»
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Шупшина үзенең язмасында халкыбызның иң кадерле хәзинәсе – борынгы мирасыбыз турында сүз кузгаткан.
«Керәшеннәр – үз тарихын, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклый торган халык. Безнең өчен әбиләребезнең тузанлы сандыклары – гади генә әйберләр салып кую урыны түгел, ә чын хәзинәләр тупланган серле дөнья. Анда сакланган һәр әйбернең үз тарихы, үз җаны бар.
Бүген без шул сандыкларны ачып, йөз елдан артык тарихы булган киндер күлмәкләргә кагылабыз, әбиләребезнең нәфис тәңкәле бизәнү әйберләрен, сырга-алкаларын, балдак-йөзекләрен һәм беләзекләрен кулга алабыз. Бу әйберләрне караганда, күңелгә ниндидер җылылык йөгерә, үткәннәр белән җеп өзелмәгәнен тоясың», – ди Ольга Шупшина.
Бу бит чыннан да зур байлык! Бу – безнең тамырларыбыз, безнең горурлыгыбыз. Әбиләребез калдырган бу мирас безне үз тарихыбызны онытмаска, аны киләчәк буыннарга да шулай саф килеш тапшырырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев