Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мөслимнән Маргарита Идиятуллина-Кондратьева: «Керәшенлек - күңелемдә»

Мөслим районының Мөслим авылыннан Маргарита Идиятуллина-Кондратьева керәшен булуы белән горурланып яши.

— Кайда гына булсам да, керәшен булуым белән горурланам. Юлымда очраган һәр керәшен кешесе миңа туганым кебек тоела.

Керәшенлек әниемнән килгәндер. Әниебез яшь булуына карамастан, дини йолаларны үтәү тыелган вакытларда да, үзенең күңеле кушканча эшләде. Шуңа да минем дә кечкенәдән үк барысы да күңелемә кереп калган. Әниемнең җырларын тыңлап үскәнгәдер, сузып җырлый торган керәшен җырулары күңелләремне айкый, аларны тыңлаганда күңелем тула.

Хәзер мин дә әнием кебек Энҗел көнне — гаиләмне беренче яңа бәрәңге белән, ә Покрауда әнием рецепты буенча кишер һәм дөгедән пирог белән сыйлыйм. Качмануда туган авылым Усының Бәчүк чишмәсенә изге суга барам. Олы көнне оныкларым белән йомырка буйыйбыз. Үземнең рецепт белән Олы көн куличы пешерәм. Мәктәптә эшләгәндә коллегаларымны да шуның белән сыйлый идем.

Туган авылымда гөрләп үтә торган Питрау, Май чабу бәйрәмнәрен бик яратам. Милли киемдәге авылдашларым башкаруында керәшен җыруларын тыңларга ашкынып кайтам Усыма. Андагы рәхәтлек! Авылдашларым янында керәшенлек хисләрем тагын да арта төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев