Ләкедә балалар Сабантуе узды
Сарман районының Ләке авылында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе булган.
Сабантуйны Ләке авыл җирлеге белән мәдәният йорты берлектә оештырылган. Балалар бәйрәмендә Сабантуйларга хас барлык уеннар булган: күз бәйләп бүләкләр кисү, чүлмәк вату, икешәрләп басып, аяклары бәйләнгән килеш, җитәкләшеп, йөгерү, балаларның үз әти-әниләре белән аркан тартышуы.
Бәйрәмне балаларның «Айбагыр» фольклор ансамбле җырулары бизәгән. Бәйрәм мәйданы янәшәсендәге батутта да дөньяларын онытып, күңелләре булганчы сикерүчеләр дә күп булган.
Сабантуй кибетсез, тәм-томсыз булмый инде ул. Биредә дә күчмә кибетләр эшләгән. «Сладкая вата», лимонад, поп-корн, төрле уенчык һәм башкалар.
Сабантуйда балаларны Ләке җирлек башлыгы Юрий Антонов котлап, җәйге ялларының күңелле үтүен, үз туган авылларын яратуларын, туган җирнең чын патриотлары булып үсүләрен теләгән. Балаларның иң активларына грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылган.
«Балалар, оныклар өчен күңелле Сабантуй оештырганнары өчен Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антоновка, мәдәният йорты директоры Римма Антоновага, башка хезмәткәрләргә рәхмәт», – дип әйтә әти-әниләр.
Халыкара балаларны яклау көнендәге бу Сабантуйда, мөгаен, киләчәктә Ләке авылының матур традицияләреннән берсе булачак бәйрәмгә нигез салынгандыр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев