Кукмарадан Светлана Яковлева үз нәселе турында сөйләде
Марафонда катнашучы Светлана Яковлева һәр халыкның бик үзенчәлекле бер традициясе бар дип саный.
Асылдыр безнең нәсел дип әйтәсем килә, чөнки буын-буынга безнең туганнар туган илебезгә хезмәт иткәннәр, җирдә эшләгәннәр, бер-берсен хөрмәт итеп ,яратып балаларын үстергәннәр һәм киләчәк буынга кешелек сыйфатларының бары тик иң уңайларын сеңдергәннәр. Гомумән,тормышны яратып яшәргә, кешеләргә михербанлы булырга, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, яраткан һөнәрең буенча эшләргә кирәк дип тәрбияләп үстергәннәр.
Минем нәселгә килгәндә, минем әти-әнием, әби-бабаем Мамадыш районы, Чиябашы авылыннан. Әтием Иван Никитин һәм әбием Анастасия Васильева бочылар(кушаматлары) нәселеннән. Бу кушаматның мәгънәсен кызганычка, белмим. Хәзер аңлатып бирүчеләр дә юктыр инде.
Әтием 1964 нче елда Кукмарага эш эзләп чыгып киткән һәм шунда нәсел җепләре Васильево – Чиябаш авылларына караган Зинаида (Зоя) Тимофеевна Леонтьева белән бергә гаилә корып җибәргән. Җырак бабаемнын кушаматы, ялгышмасам – актайлар. Әнием 16 яшеннән Кукмара тегү фабрикасында тегүче-мотористка булып хезмәт куя, фабрикада 42 ел эшли. Эшләгән вакытта күп төрле медальләргә, Дәүләт бүләкләренә ия була. Эштә генә түгел, өйдә дә таныш-белешләргә, туганнарга кием-салым тегә.
Әтием Кукмараның төрле организацияләрендә хисапчы булып эшли. Безнең нәселдә гади эшчеләр дә, укытучылар да, шагыйрәләр дә, шоферлар да, пешекчеләр дә бар. Әниемнең энесе Алик Макаров – Кукмарада танылган гармунчы иде. Купме туй-мәҗлесләрне гөрләтте! Керәшен халык җыруларын бик яратып башкара иде...
Мин үзем 1991 нче елда Кукмара районы Сәрдәүч авылы егете Валерий белән тормыш корып җибәрдем. Хәзерге вакытта Кукмара шәһәрендә яшибез. Ике малай үстердек. Олы улыбыз Виталий Казан шәһәрендә гаилә корып яши, “Казаньоргсинтез”да эшли. Киленебез Виктория белән 1 кыз, 1 ул үстерәләр. Кечкенә улыбыз Владислав, кечкенәдән “Айбагыр”чы, Йошкар Ола шәһәрендә армия хезмәтен узып кайтып, хәзерге вакытта КНИТУның 3 курсында белем ала.
Иремнең дә, минем дә бабайлар Бөек Ватан сугышында катнашканнар, ә инде әбиләребез тылда хезмәт куйганнар. Безнең якты киләчәгебезне эшләре, батырлыклары белән якынайтканнар. Үлемсез геройларга мең рәхмәт!
Гаиләбез тату, бердәм,ярдәмчел. Бәйрәмнәр,гаилә традицияләрен бергәләп түгәрәк өстәл артында үткәрәбез. Тормыш иптәшем белән тормышыбыздан ямь табып, балаларга, оныкларга сөенеп яшибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев