Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2025» финалисты: Ариана Кадыйрова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.

Быел конкурсның финалында алты кыз катнашып, «Кряшен Чибяре» титулына ия булу өчен көч сынашачаклар. Алар Мамадыш, Питрәч, Кайбыч районнарыннан, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре-2025» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — АРИАНА КАДЫЙРОВА. 

Туган көне: 14 январь, 18 яшь.
Кайдан: Мамадыш районы, Шәдче башы авылы.
Уку/эш урыны: Түбән Кама шәһренең Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә укый.
Тормыш девизы: «Һәрвакыт, бөтен җирдә – телим, алам һәм булдырам».
Хобби: вокал, кул эшләре белән шөгыльләнә.
Ни өчен конкурста катнаша: керәшеннәрнең йола-гадәтләрен күрсәтү һәм бар халыкка таныту өчен.
Хыялы: этник кием бренды булдыру.
Матурлык ул...: кешеләрдә булган җылы һәм ягымлы караш, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү, көч бирү, үз әйләнә-тирәңне ярату, саклау, кешеләргә карата хөрмәт.
Синең өчен Ватан нәрсә?:  Ватан – ул үз туган җиреңне ярату, зурлау, аның белән горурлану, туган илең өчен янып-көеп тору, туган телеңдә төгәл һәм камил сөйләшү. Илеңнең бөтен шатлыкларына һәм куанычларына сөенү.

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак

Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев