«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак
19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2025» — «Кряшен чибяре» мәйданында Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Быел «Кряшен чибяре-2025» титулына ия булу өчен, 6 чибәр керәшен кызы көч сынашачак. Аларны финалда 7 сынау көтәчәк. Һәр сынауда билгеле бер критерийлар буенча 1дән алып 5кә кадәр баллар бирелеп барылачак
Беренче сынау – «Визитка – Мин керәшен». Бу турда кызлар үзләре, мавыгулары һәм конкурста ни өчен катнашулары турында сөйлиячәк. Ул видео, фото-презентация, монолог, театраль форматта булырга мөмкин.
Икенче сынау – «Милли кием». Чибәрләр этник керәшен күлмәкләре киеп, аны сәхнәдә күрсәтәчәкләр.
Өченчесе – «Йола». Конкурсның финалына кадәр, жирәбә белән, һәр кызга керәшен йолалары һәм бәйрәмнәренең берәрсе бирелә. Алар шул йоланы дуслары, туганнары, ягъни «группа поддержки» белән сәхнәдә күрсәтәчәкләр.
Дүртенче сынау – «Этника» – иҗади номер. Ул җыр, бию, нәфис сүз, музыка уен коралында уйнау булырга мөмкин.
Бишенче – «Ватан саклаучылары». Кызлар үз нәселләрендәге Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, махсус хәрби опреациядә һәм башка хәрби конфликтларда катнашучылар турында сөйлиячәк. Ул видеоформатта булачак.
Алтынчысы – «Такмаклар». Кызлар, үзләре темага кимендә 3 такмак уйлап чыгарып, аны башкарырга тиеш булачак. Конкурсанткалар такмакларны кара-каршы җырлаячак.
Җиденче сынау – «Дефиле». Финалистлар стильләштерелгән күлмәкләрне сәхнәдә күрсәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 12-15 июньдә – «Кряшен чибяре – 2025» конкурсының әзерлек этабы узды.
Эльмира Шрыкова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев