«Кряшен чибяре –2025» конкурсында — 6 финалист
12-15 июньдә «Кряшен чибяре–2025» финалистларын сайлап алдылар һәм конкурска әзерлек этаплары узды.
Иң башта чибәрләр Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә җыелды. Иң элек, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков бәйгене үткәрү һәм әзерлек этабының тәртибе турында сөйләде; Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова кызларны кыскача гына конкурсның тарихы белән таныштырды; «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина «Online Кряшен Чибяре» номинациясе турында аңлатып чыгыш ясады.

Шуннан соң, кызлар Иннополис шәһәрчегенә юнәлде. Анда алар 4 көн дәвамында конкурска әзерлек уздылар.
Беренче көнне кызларга Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Павел Александров керәшен киеме, бизәнү әйберләре буенча лекция уздырды һәм кызларның конкурска дип әзерләгән милли киемнәрен дә карады. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең баш хормейстеры Эльвира Камалова белән конкурсның гимнын, ә соңыннан хореограф Лилия Гәлләмова белән финал сәхнәсендә башкарачак күмәк бию өйрәнделәр.
Икенче көнне чибәрләр өчен милли киемнәрдән фотосессия булды. Табигать кочагында төшерелгән фотолар Питрау мәйданындагы зур экранда күрсәтеләчәк. Соңныннан, кызлар бәйге барышында милли һәм стильләштерелгән керәшен киемнәреннән күрсәтеләчәк «дефиле»га әзерләнделәр.
Өченче көнне кызлар тулысынча, диярлек, режиссер белән эшләделәр. Оештыручылар кызларга үзләрен сәхнәдә матур итеп тоту, дөрес сөйләү, конкурска әзерлек буенча киңәшләр дә бирделәр.
Ә соңгы, дүртенче көнне, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә конкурсның гимнын яздырдылар һәм барлык көннәргә дә йомгак ясалды.
«4 көн бик тыгыз графикта эшләдек. Финалистларның барысы да көчле дисәм, ялган булмас. Һәркайсы матур, чибәр, сөйкемле, үзенчәлекле. Кемдер вокал ягыннан көчле, кемдер – хореография, ә кемдәдер сөйләм осталыгы шәп. Кыскасы, конкурсантлар быел көчле», – дип язды конкурсның координаторы Лиана Самойлова.
«КРЯШЕН ЧИБЯРЕ–2025» КОНКУРСЫ ФИНАЛИСТЛАРЫ:
Кристина Грибакова — Мамадыш районы
Лиана Маркова — Башкортостан республикасы, Бакалы районы
Ангелина Мухина — Питрәч районы
Анита Давыдова — Кайбыч районы
Ариана Кадырова — Мамадыш районы
Арина Трушова — Мамадыш районы
Тиздән конкурсантларның һәркайсы белән «Туганайлар»ның төрле мәйданчыкларында (сайт, социаль группалар, газета) таныштыра башларбыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
.jpg)
Җиңүчене, 19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2025» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабында беләчәкбез. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев