Бакалы районының Корчай авылы мәдәният йортында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау буенча эшләр дәвам итә.
Авыл халкы бергәләшеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу эшкә бигрәк тә хатын-кызлар күп көч куя, ирләр дә кушыла. Алар челтәрләрне тиз һәм сыйфатлы итеп үрәләр, чөнки аңлыйлар: һәр челтәр - солдатның тормышын саклап калырга мөмкин.
Һәрбер кеше үз өлешен кертергә тырыша, чөнки бу эшнең мөһимлеген аңлый.
“Мәдәният йортында һәрвакыт җылы атмосфера хөкем сөрә. Хатын-кызлар эш арасында хәл-әхвәл сораша, җырлар җырлый, бер-берсенә көч бирә. Аларның күңелләрендә өмет яши: ясалган челтәрләр солдатларга ярдәм итәр, алар исән-сау әйләнеп кайтыр. Бу бердәмлек, бу уртак максат авыл халкының рухын күтәрә, аларны тагын да ныгыта”, – дип сөйләде Корчайдан Надежда Пятибратова.
Фотолар Корчай мәдәният йортыннан.
Нет комментариев