Хәбәрләр

Кибәчтән Мария Михайлова туган җанлы булуы белән хөрмәт яулаган

Кеше тормышы — үзе бер тарих. Ә бу тарих туксан елдан узып иткәндә, ул бөтен республикабыз өчен чын хәзинәгә әверелә.

1928 елның сентябрендә гаиләдәге дүрт баланың төпчеге булып дөньяга килгән Мария Кибәчтән читкә чыкмаган, гомере эштә үткән.  Олы дәдәсе Степан белән әтисе фронтка алынып, ут эченнән исән-сау йөреп кайталар. Сугыш башлангач, әнисе Мария һәм бертуган туталары Ольга, Ксения кебек үк, унике яшьлек Мария дә эшкә җигелә — фермада бозаулар, таналар карый. Җәйгелектә терлекләрне көтүлеккә озаткач, бригададагы төрле эшкә йөри.

Тыл фидакаре, ветеран Мария Михайлова — ил хуҗалыгын торгызуга, туган авылы һәм районы тормышын яхшыртуга үз кул көчен керткән тыл ветераны. Авылдашлары аны бүген дә хөрмәт белән искә ала: «Олыгайган көнендә үз игелеге үзенә әйләнеп кайтты. Дәдәсенең үзе кадерләп, эшкә өйрәтеп үстергән балалары бүген Мария түтине кадер-хөрмәттә яшәтә»

Питрәчтә озын гомерле кешеләрне котлауның матур традициясе бар. Ул «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру буенча зур эшнең бер өлеше булып тора. Аның төп бурычы — өлкән буынны кайгырту, аларның хезмәте һәм зирәклеге өчен рәхмәт белдерү.

Бу көннәрдә Кибәч авылыннан Мария Михайлова үзенең 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Питрәч районы башлыгы исеменнән котладылар. Бу истәлекле дата уңаеннан Мария Ильиничнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Аңа ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм якыннарының җылысын телибез!

Фото М.Михайлованың шәхси архивыннан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев