Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган символика белән бизәлгән җәмәгать транспорты йөри башлады

Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциягә хәрәкәт составының барлыгы ун төрле берәмлеге җәлеп ителгән: алты троллейбус, өч трамвай һәм бер «Русич» тематик электропоезды. Чараның максаты — сугыш геройлары һәм ул еллардагы мөһим вакыйгалар турында истәлекне саклау.

Бизәлгән трамвайлар 5, 5а һәм 7 номерлы маршрутлар буенча, ә троллейбуслар 1, 3, 7, 8, 12 һәм 13 номерлы маршрутлар буенча йөри.

Трамвайлар, троллейбуслар һәм электропоезд юбилейның рәсми логотибы — Евгений Вучетичның «Ватан-Ана чакыра!» скульптурасы сурәтләнгән рәсем һәм Георгий тасмасы белән бизәлгән. Транспорт чараларының ян якларына Бөек Җиңүнең юбилее белән котлаулар язылган, тәрәзәләргә дә шундый ук символика төшерелгән. Салон эчендә сугыш елларыннан фотосурәтләр урнаштырылган.

«Киләчәктә транспортта тематик музыка һәм котлаулар яңгыраячак», — дип билгеләп үттеләр «Метроэлектротранс»та.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев