Махсус хәрби операция зонасындагылдарга ярдәм итүдә керәшен авыллары да активлык күрсәтә.
Мамадыш районының Урманчы авыл җирлеге хәрбиләргә машина җибәргән. Аны СВО зонасына Николай Кириллов, Геннадий Дамолазов һәм Эдуард Бикбаев тапшырган.
«Гуманитар ярдәм җыюга беркемдә битараф калмый. Әлеге изге эш авыл халкын да берләштерә. Үзеңнекеләргә ярдәм итү – һәркемнең эше. Җылы киемнәрдән алып техникага кадәр хәрбиләребез өчен зур ярдәм», – дип әйтә авыл халкы.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылындагы волонтерлар коры аш ясау өчен гуманитар ярдәм әзерләгән. Бу изге эшкә авылдашлар гына түгедл, читтә яшәүче якташлары да булдыра алганча ярдәм иткән.
Менделеевск районының Сәйтәк авылында да көн саен эш кайный. Волонтерлар хәрбиләргә эчке киемнәр тегәләр. Һәр теккән киемгә күңел җылысын бирәләр.
Чистай районының Бахта авылында волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрә.
«Һәркемнең кулыннан килгәнчә өлеш кертүе — зур батырлык. Без ясалган һәр челтәр фронттагы егетләребезне сакларга ярдәм итә.Бергәләп, кулга-кул тотынышып эшлик», – дип әйтә авыл халкы.
Фотолар авыл җирлекләренннә
Нет комментариев