Югары Багражның борынгы храмында — яңа тормыш
1 июнь көнне Зәй районының Югары Баграж авылында, уникаль реставрациядән соң, Тереклек иңдерүче Изге Өчлек (Живоначальная Троица) храмын аруландырдылар. 1931 елда ябылган чиркәү бер гасырга якын вакыттан соң кабат үз ишекләрен ачты. Аруландыру чинын Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның башкаруы — тагын бер олы вакыйга.
Югары Баграж авылындагы Изге Өчлек чиркәве — 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев һәм приход акчасына төзелгән агач архитектураның уникаль һәйкәле. Совет чорында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. Күп вакытлар ябык торып, җимерек хәлгә килгән агач храмны 2023 елда төзекләндерә башлыйлар. Чиркәү мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасы буенча реставрацияләнгән.
— Бу — үзенчәлекле объект. Җирле халыкның теләге һәм инициативасы республика җитәкчелегенә барып ирешеп, храмны саклап калдык. Төзекләндерү проектын әзерләгәндә шундый ысул белән эшләнгән берничә объектны өйрәндек. Бу чиркәүнең игезәген Норлат районында таптык. Бина түбәсез иде, колокольнясы, фундаменты авария хәлендә. Барлык авария элементларын яңаларына алмаштырдык, әмма яңа технологияләр кулланып, тарихилыгын сакларга тырыштык, — дип сөйләде Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы сүтелеп, агач төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алынган. Алар протезланып, яңартылып, чиркәү элекке халәтен саклап торгызылган. Осталар сигез кырлы барабанны, шулай ук, колокольняны торгызганнар.

Багражда — Святый Тын көне
Якынча 100 елдан соң, Югары Багражда кабат чаң тавышы ишетелү һәм Ходай йорты ачылу — авыл кешеләренә генә түгел, ә барлык якташлар һәм бөтен Республика халкы өчен олы вакыйга. Татарстан керәшен җәмәгатьчелеге өчен аеруча дулкынландыргыч көн.
Тройсын бәйрәменә дип чиркәү эчен каен агачы ботаклары белән бизәгәннәр, яңа чапкан үлән, ладан, миро мае исләре таралган. Иртән 3 сәгать барган бәйрәм литургиясен һәм храмны аруландыру йоласын, чиркәүгә сыймаган халык, урамга куелган зур экран аша карап, келәү итте. Баграж буйларына Ходай сүзләре, иман җырулары таралды, чын мәгънәсендә Святый Тын иңде. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендә узган литургиядә Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та катнашты. Бу — район башлыгының күпмилләтле төбәктә яшәгән һәркемгә, һәр дингә карата ихтирамы һәм игътибары билгесе.

Митрополит Кирилл чиркәүгә Коткаручы Иисус Христосның агачтан эшләнелгән төсен һәм Евангелие кенәгәсен бүләк итте. Казандагы Тихвин керәшен чиркәве настоятеле Алексий Колчерин исә, керәшен духовная миссиясе исеменнән, алтарьда литургия вакытында укыла торган керәшенчә Евангелие бүләк итте.
Чаң тавышы астында халык һәм дин хезмәткәрләре чиркәү янында Изге Өчлек чиркәвенең тарихы күрсәтелгән фотокүргәзмәне карады. Ул — 1889 елда ачылып, ташландык хәлдә булган һәм яңадан торгызылу елларын кичергән храмның катлаулы юлы турында. Яңа торгызылган чиркәү фонында куелган архив фотосурәтләрне һәм төзелеш этапларыннан алынган фотоларны кунаклар рәхмәт хисләре белән, сокланып карады.
Иман йорты кайту бәйрәменә килүчеләрне җирле җыелма фольклор ансамбле Изге Өчлек тәресе тотып һәм авыл көйләре белән каршы алды. Читтәрәк керәшен мирасын сурәтләгән музей экспозициясе эшләде, табада коймак чыжылдап пеште, үлән чәе исе таралды.
Халык шатлыгын уртаклашырга — олы кунаклар
Чиркәү ачу тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Алар — Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия иҗтимагый палатасы члены Ольга Павлова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы, владыка Мефодий, Зәй районының почетлы гражданины Виталий Агапов һәм башкалар.
Владыка Кирилл торгызылган храмның беркайчан да буш тормавын, ә биредә булган кешеләрнең үзләренХодай янында итеп хис итүен теләде.
— Бу борынгы храмны аруландыру — олы вакыйга. Мин чын күңелдән район җитәкчелегенә һәм бирегә, чын халык бәйрәменә җыелган һәркемгә рәхмәтлемен. Храм ишекләре һәркем өчен ачык, Ходай һәркемне үзенә чакыра. Бүген бу мөмкинлек изге урынны торгызуны ялварып сораган кешеләр өчен барлыкка килде. Монда яшәгән дин тотучылар гасыр ярымнан артык бу храмга йөргәннәр: чумылганнар, келәү иткәннәр, кәбен койдырганнар, соңгы юлга чыкканнар. Чиркәү авылның яшәү үзәге булган.
Безнең көннәрдә дә Ходай йорты — җирле халыкның игътибар үзәгендә, ул изге урыннарның юкка чыгуын түгел, ә аларның тормышка кайтуын күрү мөмкинлеге биргәне өчен Ходайга рәхмәт белдерү урыны булып торсын.
Изге урынның кире кайтуы белән! Бөтен халыкның искиткеч бәйрәме белән! Ходай сакласын сезне, — дип сөйләде Владыка.
Митрополит Кирилл Изге Троица чиркәвен торгызуда зур көч куйган кешеләргә Архиерей грамоталары тапшырды. Зур бүләккә ия булучылар арасында район башлыгы Рәзиф Кәримов, Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та бар иде.
Юрий Камалтынов халыкны республика җитәкчелеге исеменнән котлады:
— Әлеге матур храмны ачу уңаеннан, республикабызда чиркәүләрне һәм мәчетләрне торгызуны шәхси контролендә тотучы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерәм.
Безнең республикада изге урыннарны торгызу буенча төгәл система эшли. Шуның нәтиҗәсендә, үз тамырларыбызга әйләнеп кайтабыз, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген ныгытабыз. Бу — илебезне ныгытуга керткән өлешебез.
2026 ел, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Мондый мисаллар белән без, Татарстанның бу патриотик хәрәкәтнең алгы сызыгында булуын исбатлыйбыз.
Иван Егоров Татарстан керәшен җәмәгатьчелеге һәм үз исеменнән республика җитәкчелегенә, Зәй районы хакимиятенә, Татарстан митрополиясенә, хәйриячеләргә һәм Югары Баграж халкына рәхмәт белдерде.
— Бер гасырдан артык Троица чиркәве — Югары Баграж керәшеннәренең рухи йөрәге, безнең үзенчәлекле мәдәниятебезне, телебезне һәм йола-гадәтләребезне саклау урыны булды. Һәм бүген Татарстанның агач төзелеш сәнгатенең уникаль һәйкәле — Терелек иңдерүче Изге Өчлек храмы яңадан үзенең тарихи йөзенә ия булды.
Бу яңарыш бары тик барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең, чиркәүнең һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Уртак хезмәт белән изге эш башкарылды.
Изге Язмаларда әйтелгәнчә: «Минем хакка икеме-өчме кеше җыелса, Мин алар арасында булырмын». Чиркәү Югары Баграж кешеләренең күп буыннары өчен ныклы рухи таяныч, мәхәббәт һәм җан тынычлыгы чыганагы булуын телим, — дип сөйләде Иван Михайлович.
«Без моны бик озак көттек»
— Бүген — районыбызда шатлыклы вакыйга. Яңартылган чиркәү 100 елга якын иман йортыннан башка яшәгән авылга нур, халкы күңеленә сөенеч өстәде. Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашырга, чиркәүне аруландырырга Татарстан Митрополиты Кирилл үзе килде. Чиркәү — дини йолаларны үтәү урыны гына түгел, ул — үсеп килүче яшь буын күңеленә тәрбия орлыклары салу, өлкәннәргә рухларын баету урыны. Иң зур теләгем — чиркәү элекке язмышын кабатламасын, аннан беркайчан да халык өзелмәсен. Иманыгыз нык булсын, Баграж халкы! — дип мөрәҗәгать итте Рәзиф Кәримов.

Чыннан да, авыл халкы бу вакыйгага ныклап әзерләнгән: өмәләр уздырганнар, сыйлар, иҗат номерлары әзерләгәннәр. Бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килеп, зур табын корганнар. Чиркәүне торгызуда башлап йөрүчеләрнең берсе, халыкны бергә туплап торучы җирлек башлыгы Павел Минеев үзенең шатлык хисләрен яшермәде.
— Барлык авыл халкы исеменнән Рәисебез Рөстәм Нургалиевичкә һәм район башлыгы Рәзиф Галиевичкә зур рәхмәт. Без бу көнне бик озак көттек!.. Кечкенә генә авылыбызда шундый зур чиркәү сафка басты. Без бик шат! — дип сәхнәдә чыгыш ясаган Павел Николаевичның сүзләрен барлык авыл халкы күтәреп алды.
Бәйрәмне керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, җырчы якташлары Ясмин чыгышы ямьләде.

Югары Багражның танылган геройлары да бар. Шуларның берсе Олимпия уеннары чемпионы, чаңгычы Федор Симашев. Бәйрәмдә кунаклар танылган карендәшебезгә багышланган экспозиция белән дә таныштылар. Шулай ук, кунаклар Изге Өчлек чиркәве янында урнашкан Акулина Чернова һәйкәленә чәчәкләр салды. Тугыз бала анасы Акулина Чернованың алты улы Бөек Ватан сугышы елларында фронтка китә. Бары тик берсе генә өенә исән-сау кайта, соңрак ул сугышта алган яраларыннан үлә.


Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әбисенең туган авылы булган Югары Багражга зур җаваплылык белән килүен искәртте.
«Әти ягыннан әбием монда туган, шушы чиркәүдә чумылган. Бәләкәй чагында шушы авылга мин дә килеп йөрдем. Бүген бу истәлекләремне яңарттым, монда туганнарымның истәлеген зурлап килдем», — дип хисләре белән уртаклашты Людмила Белоусова.
Бер гасырдан соң кабат сулыш алган Тереклек иңдерүче Изге Өчлек чиркәве Югары Баграж халкын саклап, яклап торсын, иман байлыгы бирсен!

Автор: Юлия ГУБИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев