Күпфатирлы йортларның ишегалларына фатирларда яшәүчеләрнең афтомобильләренннән тыш, ташу хезмәте машиналары, такси, йөк транспорты һәм башка коммерция автомобильләре дә керә.
Нинди транспорт коммерцияле транспорт дип санала?
Коммерция транспорты дип гадәттә хезмәт күрсәтү яки пассажирлар һәм йөкләр ташу өчен кулланыла торган автомобильләр санала. Бу категориягә түбәндәгеләр керә::
- такси автомобильләре;
- каршеринг сервислары машиналары;
- китерү хезмәтләренең фургоннары һәм башка автомобильләре;
- кузовта реклама урнаштырылган транспорт;
- йөк машиналары;
- автобуслар.
Әмма автомобильне коммерция максатларында куллану факты аның ишегалдында машина куюны автоматик тыю дигәнне аңлатмый.
Җиңел автомобильләр
Җиңел транспортка рөхсәт ителгән максималь массасы 3,5 тоннадан артмаган машиналар керә. Шуңа күрә коммерция максатларында кулланыла торган күп кенә автомобильләр йорт яны территориясендә гади җиңел машиналар кебек үк нигезләрдә булырга мөмкин.
Бу, аерым алганда, таксига, курьер хезмәтләре автомобильләренә һәм зур булмаган фургоннарга кагыла. Әгәр транспорт чарасы юлны япмаса һәм башка автомобильләр хәрәкәтенә комачауламаса, аларны ишегалдында парковкалау рөхсәт ителә.
Каршеринг машиналары өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә. Мондый автомобильне ишегалдында яки муниципаль парковкада, әгәр ул сервистан файдаланучылар өчен уңайлы булып калса һәм мобиль интернет зонасында булса калдырырга мөмкин.
Йөк автомобильләре һәм автобуслар
Йөк транспорты өчен башка кагыйдә гамәлдә. Йөк машиналарына массасы 3,5 тоннадан арткан автомобильләр керә. Мондый машиналарны йорт яны территориясендә калдыру тыела. Өстәвенә, тыю машина йөртүче яки йөк машинасы хуҗасы үзе янәшә торган йортта яшәгән очракларга да кагыла.
Шул ук вакытта коммерцияле йөк автомобиле ишегалдына керергә мөмкин, әгәр ул конкрет эшне башкару өчен кирәк булса. Мәсәлән, машина товарларны төяү яки бушату өчен, шулай ук пассажирларны утырту яки төшерү өчен килергә мөмкин.
Бу гамәлләр тәмамланганнан соң транспорт ишегалды территориясеннән китәргә тиеш. Әгәр дә пассажирларны төяү, бушату яки утырту кирәклеге булмаса, тукталыш максимум биш минутка рөхсәт ителә.
Ишегалдында парковка кагыйдәләрен бозсалар, нишләргә?
Беренче чиратта автомобиль хуҗасы белән элемтәгә керергә һәм парковка урынын бушатуны яки йорт яны территориясеннән транспортны алып куюны сорарга мөмкин. Әгәр машина йөртүче якын-тирәдә булса һәм хокук бозуны бетерергә әзер булса, мондый вариант иң тиз вариант санала.
Әгәр килешеп булмаса, халык Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина кую шартларын тикшерә һәм машина йөртүче чыннан да кагыйдәләрне бозган очракта кирәкле чаралар күрә алачак.
Ишегалдына чит транспорт керүне чикләүнең тагын бер ысулы — шлагбаум урнаштыру. Әмма юлны мөстәкыйль рәвештә ябарга ярамый: мондый җиһазларны урнаштыру турында карарны гомуми җыелышта торак милекчеләре кабул итәргә тиеш.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев