Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иң шәп бүләкнең берсе Владимир авылына китте

«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыйммәтле бүләкләр уйнаткан иде.

Шушы елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылган кешеләрдән 70е приз уйнатуда катнашты. Алар – газетага язылу квитанциясе күчермәсен редакциягә җибәрүчеләр. Бу юлы 7 бүләк уйнатылды. Уен 7 июльдә «Туганайлар»ның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда, газетаның баш редакторы Юлия Губина җитәкчелегендә уздырылды. Бүләкләре дә шәп иде: үтүк, таба, фен, чәй сервизы, духовка өчен пыяла таба, плед.  Духовка өчен пыяла табага Мамадыш районының Владимир авылыннан Любовь Степанова ия булган иде. 

«Туганайлар»га озак еллардан бирле язылам. Газета керәше дөньясындагы яңалыкларны яктыртып, безне таныштырып бара. Рәхмәт, сезгә, туганайлылар! Авыр эшегездә уңышлар, илһам, язылучыларыгыз артуын телим», – дип үз теләкләрен җиткерде Любовь Степанова.

Казанда яки авыл җирендә яшисезме, Красноярскида яки Чиләбе ягындамы, карендәшләр, онытмагыз, сезнең барыгызны да «Туганайлар» редакциясе газета аша очраштыра, аралаштыра. Гел шулай бергә булыйк. Бер гаиләдәй бердәм булсаң, тормышлар да күңеллерәк бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев