Хәбәрләр

Иксуар авылында төзекләндерелгән чишмәне изгеләндерделәр

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге составына кергән Иксуар авылындагы «Салкын чишмә»не төзекләндерүне Иксуар авылында туып-үскән, хәзергесе вакытта Керәшен Сәрдәсендә яшәүче агач остасы Николай Дмитриев башлап җибәрә һәм башкарып чыга.

Әлеге чишмә инде бөтенләй югалган диярлек булган: тирә-юнен агач каплаган, язгы ташу вакытында бура кырыйлары уелган була.

Чишмәнең бурасы яңадан алыштырыла, осте һәм кырыйлары калай белән тышлана, территориясе чистартыла, төшеп йөрү өчен, вак таш белән баскыч җайландыра, баскыч кырыенда култыкса куела, ә чишмәгә кадәр такта басма салына.

Чишмәдән менгәч, тау башында ял зонасы булдырылган: агачтан өстәл, сәкеләр куелган. Изгеләндерү йоласын Керәшен Сәрдәсе авылы Изге Николай чиркәве иерее Геннадий Сизов башкарган. Изгеләндерүдән соң, иерий Геннадий Сизов һәм чишмәне торгызган Николай Дмитриеев тарафыннан, истәлек өчен агач утыртылган.

Керәшен Сәрдәсенең "Чулпы" фольклор ансамбле
Керәшен Сәрдәсенең "Чулпы" фольклор ансамбле

Авыл халкы өчен тагын бер бүләк: «Салкын чишмә» суыннан самаварда кайнатылган кайнар чәй һәм учакта пешкән бәрәңге. Бәйрәм рухын җирле «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле тудырган. Иксуар авылында туып-үскән җирле шагыйрә Романова Галина үзенең яңа шигыре белән сөендергән.

Салкын чишмә

Иксуарым туган авылым

Зирекле тау аслары,

Салкын чишмә дип аталган

Чишмәнең шул башлары.

Зирекләргә басып сайрый

Моң өләшә сандугач.

Сандугач сайраудан туктый

Яңа матур көн тугач

Суы салкын, тешкә тия

Сусауны баса бик тиз.

Бәреп чыккан сулар ага

Чөнки ул бит, бик җитез.

Салкын чишмә бураларын

Ясаган Николай авылдаш

Чишмә сулары ялтырый

Белерсеңлә асылташ.

Саваплы эшләр эшлисең

Николай сиңа рәхмәт

Гомерләрең озын булсын

Тимәсен сиңа зәхмәт.

Чишмәбез гомерле булсы

Бурасы судан тулсын

Җирдән чыккан байлыкны

Сакларга насыйп булсын.

Самаварда кайнатылган кайнар чәй һәм учакта пешкән бәрәңгедән авыз иткәннәр
Самаварда кайнатылган кайнар чәй һәм учакта пешкән бәрәңгедән авыз иткәннәр

Айдар Маннапов фотолары.

 


Нет комментариев