Хәбәрләр

Яңабалыклылар республикакүләм «Әбиләр сандыгы» флешмобында катнашты

Башкортстан республикасының халык иҗаты үзәге Милли костюм көненә багышланган чаралар әзерләде.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Республика халык иҗаты үзәге Милли костюм көненә багышланган онлайн-чаралар үткәрә. 9 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр «Әбиләр сандыгы» флешмобы уза. Республика халкына социаль челтәрләрдә үз гаилә реликвияләре турында сөйләп, видеороликлар урнаштырырга һәм #бабушкинсундучокУФАРЦНТРБ хэштегын куярга тәкъдим ителгән иде.

«Әбиләр сандыгы» флешмобының төп максаты — гаилә традицияләрен һәм тарихын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Яңа Балыклы авылы мәдәният йорты да «Әбиләр сандыгы» дигән республика флешмобына зур шатлык белән кушылган.  «Без үз архивыбыздан үзенчәлекле кадрларны чыгардык. Әлеге видеоязмада — керәшеннәрнең милли киемнәренең матурлыгы һәм үзенчәлеклелеге. Тегелешендә, һәрбер бизәктә халкыбыз тарихы, әби-бабаларыбызның зирәклеге һәм күп еллар элек бу киемнәрне иҗат иткән осталарның кул җылысы сакланган», — ди китапханәче Наталья Васильева.

Киемнәрдә - тарихыбыз
Киемнәрдә - тарихыбыз

Фотолар Н. Васильевадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев