Яңа Усыдан Юмагуловлар гаиләсе хезмәт сөеп яши
Мөслим районының Яңа Усы авылында Надежда һәм Эдуард Юмагуловларны тырыш, уңган гаилә буларак, барысы да хөрмәт итә.
Өч дистә елдан артык бергә яшәп, алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген исә инде оныкларының шатлыгына куанып яшиләр. Юмагуловлар гаиләсе – авылның үрнәк кешеләре. Аларның нигезе һәрвакыт җылы, өйләрендә – иминлек.
Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң? Надежда һәм Эдуард моны бик гади аңлаталар:
— Гаилә нык булсын дисәң, иң беренче чиратта – мәхәббәт, аннары бер-береңне сүзсез аңлау һәм ишетә белү мөһим. Тормыш юлы һәрвакыт шома гына бармый, авыр чакларда да бер-береңә терәк булып калырга кирәк. Ә иң мөһиме – гаилә традицияләрен саклап, олыларга хөрмәт, кечеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтү, – ди алар.

Юмагуловлар – бик тырыш. Аларның ишегалды тулы мал: сыерлар, бозаулар, бакчаларында исә – күз явын алырлык чәчәкләр һәм мул уңыш. Мәктәп директоры булып эшләүче Надежда Михайловна, эш арасында бакчачылык белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Ә уллары һәрвакыт аның янәшәсендә. Быел ул яңа сортлы кабачкилар утыртып караган.

— Ун төп кенә утырткан идем, уңышы искиткеч булды! Дөрес тәрбияләп, вакытында су сипкәч, табигать тә үзенең юмартлыгын кызганмады, – дип елмая хуҗабикә.

Юмагуловларның бу матур тормыш юлы – яшь гаиләләр өчен дә зур үрнәк. Бер-береңне хөрмәт итеп, хезмәт сөеп яшәгәндә генә гаилә учагының җылысы сүнми икән.
Фотолар: Н. Юмагулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев