Хәбәрләр

Яңа Мәлкәннән Валентина Назарова 85 яшен билгеләп узды

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында гомер итүче Валентина Назарова гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән, күп еллар фермада сыер савучы булып эшләгән.

Ул гади колхозчы гаиләсендә туа. Мәлкән мәктәбендә 8 классны тәмамлаганнан соң, колхозда фермада сыер савучы булып эшкә урнаша. 18 яшендә кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы һәм аннан соң да берничә ел әле фермада сыер савучы булып эшли. Колхозда бик тә тырыш, эшен жиренә житкереп төгәл итеп эшли.

Кызганычка каршы тормыш иптәше Борис абый бакыйлыкка күчкәнче 42 ел яшәп калганнар. Валентина Александровнаның өч баласы бар: ике малай һәм бер кызы булган. Кызганычка каршы ике малае вафат. Бүгенге көндә кызы гына исән. Һәрвакыт кызы балалары белән әнисенә ярдәм итеп тора. Валентина түтинең бүгенге көндә бердәнбер кызы Елена, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Валентина Назарова сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгы дәвамлы булсын. Балаларының игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Яңа Мәлкән авылы китапханәсе.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев