Хәбәрләр

Яңа Балыклыда Николай Асанбаевның тууына 105 ел тулуны билгеләп үткәннәр

Николай Асанбаев — драматург, прозаик, Башкортстан Республикасының халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм «Бакалы районының Мактаулы гражданины».

Николай Асанбаев 1921 елның 7 ноябрендә Бакалы районы Ахман авылында урта хәлле керәшен крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гомеренең соңгы көненә кадәр халкына хезмәт итә. 2013 елның 28 мартында вафат була. 

Укучылар да, өлкәннәр дә күргәзмәләрне күзәтте
Укучылар да, өлкәннәр дә күргәзмәләрне күзәтте

– Николай Асанбаевның бай мирасын һәм сәнгатькә керткән өлешен искә төшердек. Чарада китапханәче «Асанбаев геройлары кайда җанлана?» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Соңыннан сәхнәгә «Кояш» театр коллективы чыкты, ул тамашачыларны «Җиде кыз» пьесасыннан өзекне күрсәтте. 

Махсус хәрби операциягә багышланган почмак аерым урын алды. Чарага килгән тамашачы тыныч тормышны батырларча саклаган геройларыбызны искә алдылар. Чараның ике якты эпизоды яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән тыгыз бәйләнгән иде.

Н.Асанбаев әсәрләре замандашларыбызның батырлыгы кебек үк, яшь буын өчен үрнәк булып тора, игелекле эшләргә рухландырып һәм үз илебез өчен горурлык хисен ныгытып хезмәт итә, — дип сөйләде Яңа Балыклының мәдәният йорты методисты Наталья Васильева.

Әсәрдән өзекне уйнау күренеше
Әсәрдән өзекне уйнау күренеше

Наталья Васильева фотолары.


Нет комментариев