Якты Күл авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Ильяның кызы туды
Махсус хәрби операциядән Зәйгә вакытлыча ялга кайткан карендәшебез, үз гаиләсенә 100 мең сумлык сертификат тапшыру тантанасында катнашты.
Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән оештырылган очрашуга ул хатыны Динара, кызлары Эльза белән килде. Кызлары туу уңаеннан, аларга район башлыгы Разиф Кәримов, тантаналы төстә, 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
— Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга — кызыгыз тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
22 яшьлек Ильяга сроклы хәрби хезмәтен тутырып кайтып бер ел үтүгә, тагын Ватаныбыз сагына басарга туры килгән. Ул, мобилизация буенча, махсус хәрби операциягә алынган. Алар гаиләсеннән өч егет мобилизациягә эләккән. Виталий дәдәсе, тутасының ире һәм Илья. Кызганыч, Виталий хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.
Илья махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «Хәрби аерымлыклары өчен», «Сугышчан бердәмлекне ныгыту», II дәрәҗә «Хәрби батырлык», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Илья белән Динараның кызлары Эльза 16 сентябрьдә туган.
-Кызыбызга Эльза дип исем куштык. Бу исемне хатыным Динара сайлады. Балабыз туганда, госпитальдә идем. Әлбәттә, сөенечемнең чиге булмады, — ди Илья.
Илья ялын гаиләсе белән үткәрә. Шулай ук, Якты Күлдщге әти-әниләренә дә кайтып булышалар. Илья укучылар белән очрашуларда катнаша, маскировка челтәрләре үрүчеләр янында була. Тыйнак, аз сүзле ул, әмма кыю, батыр йөрәкле. Без Ильяның исән-сау җиңү белән гаиләсе янына әйләнеп кайтуын телибез.
Клара Ермолаева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев