Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Гаделлек һәм эш сөючәнлек үрнәге: 89 яшьлек Мария Миронова тормышы

Җиңүнең 81нче язында фронтовик Миша дәдәй кызы, үз тормышы да ныклык үрнәге булган Мария Михайловна язмышы белән Анастасия Шәймәрданова таныштырды.

Зәй ягындагы Кабан Бастырыкта гомер итүче 89 яшьлек Мария Миронова ялгыз башы балаларына дөрес тәрбия бирүе һәм эштә үткән тормышы белән авылдашлар ихтирамына лаек булып яши. Мария түтинең кешелекле, эш сөючән һәм гадел булуы әти-әнисеннән килә.

Кырыс чорның кешелекле бригадиры

Мария түти Аръяк урамындагы Марфа түти белән Михаил дәдәй Андреевлар гаиләсендә, 1937 елны дөньяга килә. Әтисе Миша дәдәй авылыбыздагы биш бригаданың берсендә (Аръяк һәм Бишбалта урамнарындагы бригадада) бригадир була. Кырыс законнар чоры. Аз гына гаебе булган кешеләрне төрмәгә озатырга да күп сорап тормыйлар. Зәйдән килеп, колхозчыларны өй борынча тикшереп йөрү очраклары да еш була. Берсендә Миша дәдәй бригадасындагы хуҗалыкларны да тикшерәләр. Бишбалта урамында яшәүче Бәчей (Василиса) түти Байкова белән Аудый (Евдокия) әбиләргә дә тентү керә. Бөтен җирне тентеп тә бернәрсә тапмагач, Миша дәдәйгә өй түбәсен менеп карарга кушалар. Миша дәдәй өй түбәсенә менә һәм кисмәкләрдәга икмәкне күрә. Кисмәкләрне шундагы төрле иске кием, чүпрәк-чапрак белән каплап куя. Түбәдән төшкәч, районнан килгән тикшерүчеләргә: «Анда бер әйбер дә юк. Ышанмасагыз, үзегез менеп карагыз», – ди кыю гына. Тикшерүчеләр Миша дәдәй сүзенә ышаналар. Куркуга төшкән Байковлар: "Безне әләкләмәдең, сатмадың, төрмәдән коткарып калдың», – дип Миша дәдәйгә гомер буе рәхмәт укыйлар.

Икенче бер очрак та Миша дәдәйнең ни дәрәҗәдә кешелекле булуы, үз бригадасындагы колхозчыларга ышануы турында сөйли. Идарәдә җыелыш бара, председатель урып-җыюга хәзерлек мәсьәләсен сорый: «Бригадаларда барысы да әзерме? Сәнәк, тырмаларны әзерләп куйдыгызмы?». Миша дәдәй каушап калмый: «Безнең бригада да бөтен әйбер дә әзер», — дип җавап бирә. Җыелыштан соң башка бригадирлар: «Сез соң кай арада әзерләп куйдыгыз? Безнең бит әле әзер түгел», — дип аптырап сорыйлар. «Нишләп аптырадыгыз? Һәр хуҗалыкта да сәнәк, тырма бар. Колхозчылар эшкә үз кораллары белән чыга, шуңа күрә барысы да әзер дип җавап бирдем», — ди.

Фотода: Бөек Ватан сугышында утлы фронт юллары аша узган Михаил Алексеевич Андреев

Менә шундый кыю, авыр хәлләрдән чыгу юлын тиз таба алучы тапкыр һәм кешелекле була Миша дәдәй. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. 1941 елның июненнән 1945 елның октябренә кадәр сугышта, алгы сызыкта була. Немец басып алучыларын үз өннәренә — Берлинга кадәр куып бара. Авылга күкрәк тулы медальләр белән кайтып төшә. Сугыштан соң да колхозда атлы эштә йөри. Кыр якларына чыгып, бура бурап йортлар салып та акча эшли. Оныкларын һәм аларның балаларын тда үстерешә. Оныкларын урманга йөртә, агачларны танырга өйрәтә, утын әзерләгәндә, печән чапканда да үзеннән калдырмый, җиләк, гөмбә җыярга да алып йөри. Кыскасы, аларны да тормыш итәргә өйрәтә. Фронтовик Миша дәдәй 1985 елны, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Сугыш ветераны Михаил Андреев 89 яшендә мәңгелеккә китә. Хатыны Марфа түти дә үз авылыбыз кызы, колхозда алдынгы уракчыларның берсе була. Зоя Швенцова, Степанида Краснова, Анна Аксакова белән алар урак уруда норманы гел арттырып үтәгәннәр.

Фронтовик кызы Мария

Андреевлар гаиләсендәге баш бала Мария кечкенәдән тырыш, чырыш була. Әнисе Баграж ягындагы Унөчле почмагында урак урганда, печән чапканда тавык-чебешләрне, сарыкларны, сеңлесе Санукны (Александра), энесе Алексейны караучы да, чишмәдән су алып кайтып самавыр куеп, бәрәңге пешереп торучы да Мария була. 

Мәктәптә укыганда ук тракторчы Николай дәдәй Батаевның ярдәмчесе — плугарь булып эшли. Бүреабзар өстеннән Ильич авылы җире межасына таба — каенлыкка кадәр җир сөрәләр. 

— Тракторчы Максим дәдәй Савельев, плугарь Санук (Чыкан урамындагы Җәгүр дәдәй белән Мәтүрнә түти кызы) Сидорова безнең белән эшләделәр. Алар белән ярыша идек. Хәзер шул чакларны уйлап, аларны да искә алып, оныкларга да сөйләп күрсәтәм, — ди Мария түти.

14 яшьлек Мария комбайнчы Александр (Чолык) дәдәй Степановның ярдәмчесе булып та эшли. Зәй МТСында агроном булып эшләүче Исмәгыйль Сәгыйтьдинов аларның яхшы эшләвен күреп, район газетасына Александр Степанов белән Марияне мактап язып чыга.

— Безнең Кабан басуының уңдырышлы чем-кара туфрагын күреп шакката иде ул, «Бу туфракка агач тыксаң, трантас тәртәсе дә үсә», дип әйтергә ярата иде Исмәгыйль абый. Аннары аны күрше Тукай колхозына председатель итеп куйдылар, — дип сөйли Мария түти ул елларны искә алып. — Татьяна Ермакова белән мәктәптә дә бер класста укыдык, 7 класс тәмамлагач сарык фермасында да бергә эшләдек. 

Сарыкларга су җылытканда аягы таеп китеп, кайнар суга Татьяна җырак түтиемнең аягы пешкәнен, Түбән Биш участок больницасында бик озак ятуын да исенә төшереп сөйләде әле Мария түти. Ул чакта сарыкларга эчертү өчен суны да үзләре учак ягып, зур казаннарда җылытканнар.

— Ферма мөдиребез Михаил Долгов, хатыны Үлҗәнә (Ульяна) түти иде. Бик тату эшләдек. Микайла дәдәй акыллы, көйле кеше иде, — дип дуңгыз фермасында да эшләгәнен дә искә алды Мария түти.

Күрше Зичәбаш егете, шофер Александр Мироновка кияүгә чыгып, өч бала таба: Роза, Геннадий, Валентин. Тик бәхетле тормышы җиде ел ярым гына дәвам итә. Дүртенче балаларын көткәндә ире фаҗигале төстә үлеп, ул 29 яшендә тол кала.

Фотода: Миронов Александр кулына алып төшкән олы уллары Геннадийны, утырган олы кызлары Роза, Мария түти кече улы Валтинны тотып төшкән.

— Зәй больницасында Александрыма ике сәгатьтән артык операция ясадылар. Врачлар бик тырышты, ашыгыч рәвештә кан да салдылар. 16 кеше кан бирде, файдасы гына булмады. Биш көн больницада ятты да, августта Ходай каршына китте. Бер айдан дүртенче балабыз Шура (Александра) туды, — дип әйтүче Мария түти ул көннәрне күз яшьләрсез искә төшерә алмый. — Ул баланы кызлыкка сораучылар да, детдомга бирергә киңәш итүчеләр дә байтак булды. Барысын да үзем үстерәм, дидем.

Фотда кызлары белән: сулда олы кызы Роза, уңда кече кызы Александра.

Дүрт кечкенә баласы белән Мария үзебезнең Кабанга, Әркип дәдәйләр төзегән, яшәгән өйгә кайта. Фермага сыер саварга керә. Лаеклы ялга чыканчы сыер савучы булып эшли. 

Мария түти үз гомерендә бер тапкыр да больницага бармый. Берөзлексез 42 ел фермада эшли. 

— Таңнан торып, машина кузовына төялеп җәйләүгә бардык. Яңгыр явамы, яңгырдан соң бөтен җир юешме — туктап тору юк, кызу-кызу сыерларыбызны савабыз. 40 литрлы бидоннарны кузовка бергәләшеп үзебез төядек. Шофёрлар — Дүрт Мунчадан Сәлах Хөснетдинов, Фәүҗәт Насыйбуллин, үзебезнең авылның Григорий Швенцов, Степан (Сатый) Митрофанов. Без күтәреп биргән бидоннарны алар кузов өстендә җайлап алып, тезеп торалар. Үзебез машина кузовына утырып йөрдек, көлешә-көлешә бөтен янәшә-тирәне яңгыратып кычкырып җырлый да идек. Бер-беребезгә булышып, күңелле эшләдек. Кыш айларында чаналы будканы тракторга тагып, безне сыер савырга, Дүрт Мунчага Александр Иванов йөртте, — дип авылыбызда һәм Дүрт Мунчада эшләгән еллар хатирәсен дә яңартты Мария түти. — Дүрт Мунча авылында яңа ферма төзелгәч, сыерларыбыз янына иртәнге бишенче яртыда, төш вакытында һәм кичке савымга төшә идек. Ничек җитешкәнбездер? Авыл җирендә өйдә дә эш күп. Балаларым акыллы булды, бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, ярдәмчел булып үстеләр, Аллага шөкер. 

Ул чакта бергә эшләгән иптәшләре Мария Корнилова, Мария Митрофанова, Анна Жандарова, Анна Сидорова, Екатерина Савельева, Лидия Чукаева, Мария Брицова, Анастасия Брицова, Дарья Батаева, Елизавета Савельева, Елена Краснова, Ульяна (Ус) Захарова, Татьяна Швенцова, Анна Скворцова, Клавдия Байкова, София Батаева, Александра Алексеева, Галина Алексеева, Евдокия Иванова, Татьяна Захарова, Зоя Некратова, Евдокия Пасмурова, Федора Тихонова, Светлана Денисова, Александра Иванова, Зинаида Краснова, Галина Тимофеева, Пелагия Фролованы исемләп искә алганда, Мария түтинең зиһенле булуына сокланып тыңладым.

— Барысы да уңганнар иде. Бүгенге көндә олылардан — Татьяна Швенцова, Анастасия Брицова белән өчебез һәм бездән яшьрәкләрдән Светлана белән Александра гына исән-саулар. Калганнарыбыз Ходай янына күчте инде, безне бәхилләп ятсыннар, без аларны искә алганга рухлары шат булсын, — дип һәрберсе турында да сөйләде ул.

Балалары кадер-хөрмәтендә

Дүрт баласына да яхшы тәрбия бирде Мария түти. Барысы да үзләренә ошаган һөнәр сайлап, үз гаиләләрен булдырып, үз тормышларын кордылар. Мария түтине бала кайгысы да читләтеп үтмәде. Ул олы кызы Розаны, аның кече улы Вадимны, улы Геннадийны соңгы юлга озатты.

Фотода: сулдан уңга арты рәттә – Олы улы Геннадий, Ион сеңлесе Александраның малае, Валентин кече улы. Утырганнар Александра, бертуган сеңлесе, Роза олы кызы.

Балалары белән бергәләп, Кабанда үзләренә матур яңа өй дә җиткереп керделәр. Балалары, кияү-киленнәре, оныклары еш кайта. Ул аларны һәрчак табын тутырып тәмле ризык пешереп көтеп ала, балаларның шат тавышыннан өйләре гөрләп тора. Балаларына, оныкларына үткән тормышын, нәсел-ыруын, авылыбыз чиркәвендә дьякон булган Алексей бабасы турында сөйли. Олы яшьтә булса да, «Туганайлар» газетасындагы бар язманы укып бара. Кайчан керсәң дә өе һәрчак җыештырылган, ишегалды, каралтысы каралган булыр. 

— Өйдә дә, мунчада да суның салкыны да, җылысы да краннан килеп тора. Өйне газ белән җылытабыз. Шөкер, пенсия биреп торалар. Илебез генә тыныч булсын. Дөньядагы сугышлар бетә күрсен. СВОдагылар да өйләренә исән-сау кайтсыннар, — дип тели Мария түти. — Ходайга мең шөкер, хөкүмәтебезгә рәхмәт. Балаларыма, оныкларыма рәхмәт. Кеше әйберсенә тимәделәр, кеше бакчасына кермәделәр. Бакчаны да үзебез үстердек, малларны да күп итеп асрадык. Әнием: «Ир акчасы тотмадың, ир утыны якмадың, ир икмәге ашамадың. Сабыр төбе сары алтын. Син дә бер рәхәт күрерсең, синең бәхетле булган көннәреңне мин генә күрәлмам», — дип гел әйтте. Чынлап та шулай булды. Улым, киленнәрем, кызым, кияүләрем, җиде оныгым (аларның алты баласы) кадер-хөрмәтендә яшим. Тик аларга гына салынып ятмыйм, эшли алуыма бик сөенәм. Олы көнгә дә әле үзем бөтен өй әйберләрен, урын-җир әйберләрен юып куйдым.

Фотода: кече улы Валентин, хатыны Галина һәм аларның улы

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Андреевның кызы, яшьтән тормыш авырлыкларын кичергән көчле характерлы Мария түти хәзерге вакытта да авылдашлар өчен эшчәнлекнең һәм тырышлыкның үрнәге булып гомер кичерә.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев